+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
6 июнь 2018, 11:59

“Уфа” тренерсыз калды

“Уфа” футбол клубы баш тренеры Сергей Семак “Зенит” (Санкт-Петербург) футбол клубы баш тренеры итеп тәгаенләнде.

Әйткәндәй, Сергей Семак “Уфа”га 2016 ел ахырыннан идарә итте. Шушы чорда безнең клуб үз тарихында иң югары казанышларга иреште. Атап әйткәндә, 2017-18 елгы сезонда Русия Премьер-Лигасында - алтынчы урын һәм Европа Лигасы сайлап алу бәйгесендә чыгыш ясау хокукын яулады.
“Зенит”, киресенчә, сезонда үз алдына куелган максатларына ирешә алмады. Нәтиҗәдә, клуб тренеры Роберто Манчини вазыйфасыннан бушатылды һәм аңа алмаш эзләнде. Сергей Семак мондый тәкъдимнән баш тартмады.
Сергей Семак хушлашканда Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовка, командага, төбәктә спорт сөючеләргә зур рәхмәт сүзләре әйтте.
Әлеге вакытта “Уфа” тренерсыз.

Читайте нас: