+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
6 июнь 2018, 11:53

Парламентка яшьләр килә

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев 3 июньдә узган праймериз йомгаклары буенча матбугат-конференциясе үткәрде.

Әлеге чарада республиканың 400 меңнән артык кешесе тавыш биргән, 15 меңгә якыны электрон тавыш бирүдә катнашкан.
– Башкортстанда сайлаучыларның алдан тавыш бирү чарасына килү күрсәткече 13,4 процент тәшкил итте. Ул республика халкы Дәүләт думасына депутатлыкка кандидатлар сайлаган 2016 елгы күрсәткечне (11,85%) узып китте. Безнең төбәк халкы традицион рәвештә бу эштә актив катнаша. Русия буенча быел уртача күрсәткеч 11,14 процент тәшкил иткән. Гомумән алганда, алдан тавыш бирү чарасы республикада тыныч, закон бозуларсыз үтте, – дип билгеләде ул.
Праймеризда катнашып, иң күп тавыш җыйган кандидатлар исемлеге төзеләчәк, аларны «Бердәм Русия» 9 сентябрьдәге сайлауларда күрсәтәчәк. Кандидатлар республика парламентының 110 мандаты өчен көрәшәчәк.
– Рейтинглы тавыш бирү нәтиҗәләре исәпләнгәннән соң, бердәм сайлау округы һәм бер мандатлы сайлау округлары буенча «Бердәм Русия» партиясеннән депутатлыкка кандидатлар исемлеге Партиянең Генеральный советы президиумы тарафыннан расланырга тиеш. Бу кандидатлар Төбәк бүлекчәсе конференциясе тарафыннан күрсәтеләчәк. «Бердәм Русия» партиясеннән Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутатлыкка кандидатларның гомум саны 223 кешедән артмаячак, – дип белдерде парламент җитәкчесе.
Ул алдан тавыш бирүдә катнашучыларның өчтән бер өлеше 35 яшькә кадәр яшьләр булуын билгеләде. Һәм киләсе сайлаулардан соң республика парламентының нык үзгәрәчәген, анда яшьләрнең күбрәк булачагын ассызыклады.
Читайте нас: