+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
6 июнь 2018, 11:42

Испания татар балаларын көтә!

Испаниядәге халыкара татар лагере 2016 елдан бирле эшли​.

Лагерьны "Бельгия татарлары" ассоциациясе оештыра.
​ -Безнең жәмгыят​ь татарларны берләштерү, милли мохитебезне, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау өчен бик күп көч куя. Лагерь Урта диңгез буенда Испаниянең матур табигатьле Аликанте дигән шәһәрчегендә урнашкан. Ата-аналар бирегә балаларын диңгездә ял итәргә, сәламәтлекләрен ныгытырга һәм шул ук вакытта тел өйрәнергә дип тә җибәрә. Лагерьга балалар Бельгиядән, Германиядән, Испаниядән һәм Татарстаннан да килде. ​Быел мөмкинлекләребез артканга күрә, географиябезне дә киңәйтәбез.​ Башкортстанда яшәүче татар балаларын да чакырабыз, - ди "Бельгия татарлары" ассоциациясе рәисе Лилия Вәлиева.
Лагерьда эшләү өчен әйдаманнар Татарстаннан чакырыла икән. Кемнең мөмкинлеге бар, шулар өчен бу шәп тәкъдим. Балалар чит илләрдән килгән яшьтәшләре белән бергәләп телебезне, гореф-гадәтләрен өйрәнәчәк, дуслар табачак. Бу ял гомерлеккә аларның күңелендә калачак. Шулай булгач, форсатны кулдан ычкындырмагыз, дуслар!
Бәйләнеш өчен ватсап саннары - 89173843381
Читайте нас: