+1 °С
Ясно
Общество
4 Июня 2018, 07:17

Благовещенда йортны җир йота язган...

Җир убылу 31 майда Седов урамындагы 62 санлы йорт янында булган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Благовещенның Седов урамындагы 62 санлы йорт урнашкан территориядә җир убылган. Өй чак кына җир астына китми калган. Анда балигъ булмаган ике балалы гаилә яшәгән.
Карст чокырының тирәнлеге - 6, ә иңе-буе 9га 12 метр. Урындагы халык белдерүенчә, бу участокта элек тә шундый җир убылулар күзәтелгән, ләкин бу кадәр үк тирән түгел.
Бәхеткә, гаилә әгъзалары барысы да исән-сау, зыян күрмәгән.
Әлеге вакытта бу урында махсус хезмәтләр тикшерү алып бара.
Читайте нас