+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
1 июнь 2018, 12:03

Теләүчеләр күп, эшләүчеләрне сайлыйк!

Башкортстанда 3 июньдә үтәчәк праймеризда 584 кандидат катнашачак. Участоклар 08.00-20.00 сәгатьләрдә эшләячәк.

“Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсеннән белдерүләренчә, башка гариза бирүчеләр дебатларны үтмәгән яисә хөкем ителмәгәнлеге турында белешмә тапшырмаган. Шәхси сәбәпләр буенча да исәптән төшерү очраклары булган.


Республикада барлыгы 662 исәпләү участогы эшләячәк. “Бердәм Русия” партиясе праймеризы өчен махсус участоклар юк, өйдә тавыш бирү дә каралмаган. Уфада 77 участок эшләячәк. Аларның адреслары праймериз сайтында урнаштырылган.


Мәгълүм булуынча, үз-үзен күрсәтүчеләрнең өчтән бере – 35 яшькә кадәр яшьләр, партия әгъзалары – 60,5, тарафдарлар – 16,7, партиясезләр 22,8 процент тәшкил итә.


Праймериз “Бердәм Русия” партиясеннән агымдагы елның сентябрендә үтәчәк Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутатлыкка кандидат сайлау өчен үткәрелә. Республика халкына 110 депутат сайларга кирәк булачак. Аларның яртысы – бермандатлы, 55е бердәм сайлау округы буенча сайланачак.
Читайте нас: