+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
31 Май 2018, 12:11

Фотоелъязма булдырыйк!

Республиканың Архивлар эшләре буенча идарәсе һәм Милли архивы агымдагы елның 25 маеннан 15 декабренә кадәр “Башкортстанның фотоелъязмасын бергә булдырыйк!” дип аталган акция игълан итә.

Ул Башкортстанның һәм республикада дәүләт архив хезмәте булдырылуның 100 еллыгын билгеләүгә бәйле, төбәкнең фотокаталогын тулыландыру һәм фотодокументларын саклау максатында үткәрелә.
Милли архив министрлык, ведомство, предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләрдән, шәхси архивлардан тарихи кыйммәте булган фоторәсемнәрне кабул итә. Алар арытаба Башкортстан тарихын өйрәнүдә Архив фондының кыйммәтле чыганагы булачак.
Барлык фотолар турында кыскача мәгълүмат булуы мотлак. Анда вакыйга һәм дата, кешеләрнең исем-шәрифләре күрсәтелергә тиеш.
Архив фондын тулыландыруга һәм туган як тарихын өйрәнүгә үз өлешебезне кертик!
Читайте нас: