Тикшеренү нәтиҗәләре кальций, С һәм Д витаминнарының организмга бернинди дә йогынтысы булмавын исбат иткән. Алар йөрәк-кан тамырлары авыруларын, инсультны кисәтергә ярдәм итми.
Шулай да С һәм Д витаминнарын фолий кислотасы һәм Б витамины белән бергә кулланганда уңай нәтиҗәгә ирешеп була. Бу очракта инсульт һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары хәвефе бераз кими.
Галимнәр витаминнар куллануның авыруларны кисәтү өчен иң яхшы юл булмавын билгели. Иң яхшысы – тиешле витаминнар запасын җимешләр, яшелчәләр һәм чикләвекләр булган сәламәт диета белән алырга.