+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
30 Май 2018, 12:07

Компьютер кичке дус булмасын!

Кич йоклар алдыннан компьютер һәм планшетлар алдында утыру йоклап китүне тоткарлый һәм организмның тәүлек ритмнарын боза.

Гарвард университеты галимнәренең фәнни төркеме тикшеренүләрдән соң шундый нәтиҗә ясаган.
Тәҗрибә барышында 22-28 яшьлек ир-егетләргә һәм хатын-кызларга биш кич рәттән йоклар алдыннан компьютер белән эш итәргә һәм биш кич китап яисә гәзит-журнал укып уздырырга кушылган. Нәтиҗәләр компьютер, телефон һәм планшет кебек яктылык сирпүче гаджетларның йоклап китүне тоткарлавын ачыклаган.
Моннан тыш, кешеләр иртән йоклыйсы килүгә, зиһенсезлеккә зарланган.
Галимнәр гаджетларның йокы һәм уяулык вакыты өчен җавап бирүче гормон – мелатонин барлыкка килүне тоткарлавын да ачыклаган. Ә йокы бозылуның сәламәтлек өчен җитди хәвеф белән янавы болай да билгеле иде инде.
Читайте нас: