Форумга чит ил дәүләт һәм хөкүмәтләре башлыклары, Русия һәм халыкара компания һәм банклар җитәкчеләре, дөньяның әйдәүче экспертлары һәм сәясәтчеләре чакырылган иде.
Хөрмәтле кунаклар – Франция Президенты Эммануэль Макрон һәм Япония Премьер-министры Синдзо Абэ. Пленар утырышта, шулай ук, Халыкара валюта фонды директоры Кристин Лагард һәм Кытай Халык Республикасы Рәисе урынбасары Ван Цишань катнаштылар.
– Санкт-Петербургта оештырылган очрашулар яхшы традициягә әверелде, – диде Владимир Путин. – Бүген, халыкара сәяси һәм икътисади мөнәсәбәтләр ныклыгы сыналган чорда, мондый фикер алышулар аеруча мөһим.
Русия Президенты үз чыгышында, шулай ук, илнең киләчәген күзаллаучы төп принципларны билгеләде.
– Безнең өчен дәүләт мөстәкыйльлеген тәэмин итү һәм милли йөзебезне саклау мөһим, – диде ул. – Шул ук вакытта үсештә омтылыш ясау, гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту буенча алдынгы илләр исемлегенә керергә кирәк. Без, үзара ышаныч һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеккә ирешеп, уңышка ирешербез, дип ышанам.