+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
29 Май 2018, 12:24

Уфада узган “1000 велосипедчы” парадында 20000 кеше катнашты

Алар арасында Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитов та бар иде.

Башкортстан җитәкчесенең сәламәт тормыш рәвеше алып баруы, моңа башкаларны да өндәве күпләргә мәгълүм. “1000 велосипедчы” велопарадлары да республикада ул хакимияткә килгәч, 2011 елда оештырыла башлады. Рөстәм Хәмитовның аларның берсен дә калдырганы юк. Быел да ул велопарадны үзе ачып, 10 чакрым чамасы араны 20000 кешелек колонна белән бергә үтте. Велосипедчылар Октябрь проспектында урнашкан Ленин исемендәге мәйданнан Салават Юлаев һәйкәле янындагы “Ватан” этнопаркына кадәр барды.


Биредә аларны зур мәдәни программа каршы алды. Велосипедчылар алдында төрле музыкаль коллективлар, рок төркемнәре чыгыш ясады, велосипедларны фигуралы йөртү осталыгы буенча ярышлар, велокостюмнар конкурсы узды, хәйрия акцияләре үтте.


Башкортстан Башлыгы велосипедчылар белән әлеге спорт төренең республикадагы үсеш юллары турында фикер алышты. Аның тарафыннан билгеләнүенчә, алдагы елларда мондый велопарадлар Уфада гына түгел, республиканың Стәрлетамак, Салават, Нефтекама кебек зур шәһәрләрендә дә узарга тиеш. Моның өчен кирәкле инфраструктура булдыру, яңа велосипед юллары төзү зарур.
Читайте нас: