+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
29 Май 2018, 12:32

Өметләр акланырлык булсын!

XXII Халыкара икътисади форумда Башкортстан делегациясе 30 миллиард сумлык инвестиция килешүләре төзеде.

Хәбәр ителүенчә, Санкт-Петербург шәһәрендә узган XXII Халыкара икътисади форумда республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов җитәкләгән Башкортстан делегациясе гомум күләме 30 миллиард сумлык килешүләр төзеп кайтты. Әлеге форум Башкортстан икътисадына инвестицияләр җәлеп итү, җитештерүне халыкара таләпләргә җавап бирерлек итү юнәлешендә мөһим адым булды.
Аерым алганда, “Роснефть” нефть компаниясе, “КамАЗ” акционерлар җәмгыяте, Стратегик инициативалар агентлыгы һәм башкалар белән хезмәттәшлекне киңәйтү турында килешүләр төзелде. Аларның шактый өлеше агросәнәгать комплексын үстерүгә юнәлтелгән. Форумдагы килешүләргә ярашлы, якын елларда республикада 15 мең баш савым сыерына исәпләнгән сөтчелек фермаларын сафка кертү планлаштырыла. Бакалы районында фермалар төзелешенә “Башмилк Агро” җәмгыяте средстволар салырга ниятли. Бу җәмгыять “Агрохолдинг Башмилк” составына керә. Әлеге холдинг эшчәнлеге Башкортстанда күптән билгеле. “Чакмагыш сөт заводы”, “Дүртөйле сөт продуктлары комбинаты” аңа карый. Предприятиеләрнең “Край Курая”, “Честное коровье”, “Две коровки”, “Сабинский сыр” брендлары сатып алучыларга яхшы таныш. Шулай ук Туймазы районында “САВА Агро Усень” җәмгыяте 4800 баш сыер асрарлык сөтчелек комплексын сафка кертәчәк. Башкортстан авыл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре белдерүенчә, әлеге проектларга гомум инвестицияләр күләме 9-12 миллиард сум булыр дип планлаштырыла. Объектларны сафка кертү 300 яңа эш урыны булдыру мөмкинлеге бирәчәк. “Олеокемикс” предприятиесе Аскын районында рапс җитештерү һәм башка бөртекле культураларны эшкәртү комплексы төзергә теләк белдерде. Ике яңа предприятие төзүгә 2020 елга кадәр 1,6 миллиард сум инвестиция салынып, 148 яңа эш урыны булдыру күзаллана.
Әйтергә кирәк, соңгы чорда аграр тармакны заман таләпләреннән чыгып үстерү юнәлешендә актив эшчәнлек алып барыла. Мәсәлән, күптән түгел республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов инвестор Штефан Дюрр белән очрашу үткәргән иде.
Алар республиканың Бәләбәй, Ярмәкәй һәм Бишбүләк районнарында 11600 савым сыерына исәпләнгән сөтчелек юнәлешендәге кластер булдыру мәсьәләсен тикшерде. Кластерны (аерым террито­риядә урнашкан, үзара хезмәттәш­лек итүче предприятиеләр һәм оешмалар) гамәлгә куярга ниятләү­челәр Ярмәкәй районының “Яңа тормыш” авыл хуҗалыгы кооперативы басуларын, “Елан Чишмә” җәмгыя­тенең җитештерү объектларын, Семёно-Макарово авылы янындагы терлекчелек комплексы төзеләчәк җирләрне карады.
Икътисади форум барышында Рөстәм Хәмитов һәм “КамАЗ”ның генеральный директоры Сергей Когогин 2020 елга кадәр республика белән предприятие арасында хезмәттәшлекне үстерү турында килешүгә кул куйдылар. Әлеге документ яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыру исәбенә “КамАЗ”ның Башкортстан террито­рия­сендәге предприятиеләрен нәтиҗәле үстерүне күз уңында тота. Атап әйткәндә, ул Туймазы бетон ташыгыч авто­мобильләр заводында һәм “НефАЗ”да җитештерүне арттыру, яңа төр продукция чыгаруны җайга салуны үз эченә ала. Автомобиль гигантының Башкортстандагы пред­приятиеләрендә барлыгы 8 меңнән артык кеше эшли. Якын киләчәктә Русиядә тиңдәше булмаган Туймазы бетон ташыгыч автомобильләр заводында заманча техника җи­тештерүгә юнәлтелгән технологик үзгәрешләр көтелә, дип белдерде “КамАЗ”ның генеральный директоры Сергей Когогин.
Башкортстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Мәрданов форум кысаларында “Юнистрой” компаниясе директоры Владимир Павлов белән Благовещенск шәһәрендә косметик һәм текстиль-ярдәмчел матдәләр җитештерү предприятиесе төзү турында инвестиция килешүенә кул куйдылар. 140 кеше эшләячәк бу заводта, материалларны эшкәрт­кәндә һәм буяганда файдаланылучы препаратлар белән беррәттән, шампунь, сыек сабын һәм башка төр продукция чыгарылачак. Башкортстанда урнашкан нефть эшкәр­тү предприятие­ләренең икенчел чималын файдаланып, әзер продукция җитештерүне планлаштырган янә берничә инвестор белән килешүләр төзелде.
Читайте нас: