+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
25 Май 2018, 17:28

Тїп бурыч—хуплау ћєм ярдєм итў

Малтабарлык—барыннан да элек булдыклылык, эшли белў, эшне алып бара белў ул.

Малтабар—ниндидер эш башлаучы булдыклы кеше.

Советлар Союзы таркалгач, илне кирєкле бар нєрсє, є миллионнарча кешене эш, тотрыклы хезмєт хакы белєн тєэмин итўче завод-фабрикалар, предприятиелєр ябылды ћєм юкка чыкты. Ћєркем тамагын туйдыру турында ўзе хєстєрлек кўрергє тиеш булды. Љитєкчелек халыкны ўз эшен ачарга, малтабарлык белєн шїгыльлєнергє чакырды. Кешелєр бу чакыруны кабул иттелєр, ємма ћєр эшчєнлек тїре сєлєт, белем ћєм осталык талєп итє. Итекче рєсем тїшерє алмый, є рєссам итек тегє белми. Малтабарлык юлын сайлаучыларныњ барысы да бу эшне љиренє љиткереп башкара алмады. Соњгы акчасын эшкє салып, «муеннан» бурычка баткан, исєплєшер їчен хєтта торагын саткан кешелєр аз булмады.

Ємма коммерциягє оста, малтабарлык «оеткасы» булганнар да байтак булып чыкты. Нєкъ менє алар нєтиљєле эш башлап, аякка баса алдылар ћєм табыш алалар. Бездє дє бар андыйлар.

Муниципаль район хакимиятенењ икътисади ўсеш бўлеге начальнигы А.Хїсєеновтан шундый кешелєр, бездє малтабарлыкныњ ничек ўсўе турында сїйлєвен ўтендек.

— Айдар Венерович, бездє ничє малтабар бар соњ?

—2018 елныњ 1 маена район территориясендє икътисади эшчєнлекнењ барлык тїрлєре белєн шїгыльлєнўче 721 кече ћєм урта малтабарлык субъекты исєплєнє. Ел саен яња 80-100 малтабарлык субъекты теркєлє. Аларныњ барысы да вакыт сынавын ўтє алмый, ємма динамика елдан-ел уњай.

Кече ћєм урта предприятиелєрдє 6912 кеше эшли.

—Аз тўгел. Сїенечле бу. 7 мењгє якын кеше эш урыны тапкан, димєк. Ємма малтабар статусына ия булу бер нєрсє, є табыш алу, љитештерў ћєм халыкка кирєкле хезмєтлєр кўрсєтў—икенче мєсьєлє. Бу эш ничек тора?

—2017 елда кече ћєм урта малтабарлык субъектлары тарафыннан ўзлєре љитештергєн товарлар тїяп озату, башкарылган эшлєр ћєм хезмєтлєр кўлєме 1218,0 миллион сум яки гомуми кўлємнењ 91,5 процентын тєшкил итє.

—Сєўдє эшчєнлеге белєн шїгыльлєнўче малтабарларныњ кўплеге кўзгє ташлана. Безне, сатып алучыларны, бу сїендерє, єлбєттє: магазиннар кўбрєк булган саен товар сайлау мїмкинлеге дє арта, конкуренция нєтиљєсендє бєялєрнењ тїшўе дє ихтимал.

—Чынлап та, ел саен яња сєўдє объектлары сафка кертелє. Бўгенге кїндє районныњ сєўдє тармагы структурасында 16,16 мењ квадрат метр гомуми, шул исєптєн 12,88 квадрат метр сєўдє мєйданлы 295 сєўдє объекты (стационар булмаган сєўдє нокталары белєн бергє) исєплєнє.

Район халкыныњ сєўдє объектлары мєйданы белєн тєэмин ителеше 1 мењ кешегє 463,87 квадрат метр тєшкил итє (норматив: 1 мењ кешегє 262 квадрат метр).

—Безнењ районда сєўдє нокталары тоташ республика белєн чагыштырганда ике тапкырга кўбрєк, димєк. Туклану продуктларына љентеклєбрєк тукталасы килє, сатучылар кулланучыларны «Ўзебезнекен сатып ал» принцибы буенча республикада, районда љитештерелгєн продукция белєн тєэмин итєргє кирєклеген онытмыйлармы икєн?

—Єле район территориясендє лицензияле 24 малтабар 36 сєўдє ноктасында ўз эшчєнлеген алып бара. Ваклап алкоголь продукциясе сатучы барлык сєўдє объектлары ЕГАИС системасына тоташтырылган. Республиканыњ социаль єћємиятле туклану продуктлары љитештерўчелєренењ їлеше 79,19 процент тєшкил итє.

—Ил љитєкчелеге ћєрвакыт бизнеска, шєхси малтабарлыкка ярдєм кўрсєтергє, ўз эшењне ачуда булышырга чакыра.

— Хєзерге этапта муниципаль район хакимиятенењ социаль-икътисади сєясєтенењ тїп бурычлары исєбенє малтабарлык климатын камиллєштерў, кече ћєм урта бизнесны тотрыклы ўстерў їчен шартлар тудыру керє. Безнењ тїп бурыч—яња кече ћєм урта малтабарлык субъектларын мїмкин кадєр кўбрєк ачу, булганнарын саклау ћєм ўстерў. Шушы максатта «2018-2023 елларга Бўздєк муниципаль районында кече ћєм урта малтабарлык субъектларын ўстерў ћєм аларга ярдєм итў программасы» кабул ителде.

—Єлеге программаны тормышка ашыру йомгаклары нинди?

—2017 елда 4 кече малтабарлык субъектына бизнесныњ башлангыч стадиясендє барлыгы 977,3 мењ сумлык, шул исєптєн урындагы бюджеттан 350 мењ сумлык; катнаш финанслау шартларында федераль бюджеттан 627,3 мењ сумлык ярдєм кўрсєтелде.

Субсидия алучылар арасында—шєхси малтабар Альбина Єнєсовна Шєймїхєммєтова да бар. Узган ел кїндез балаларны карап тору хезмєте кўрсєтў идеясе белєн мїрєљєгать итте ул. Ања 300 мењ сум субсидия бўленде. Без шундый социаль єћємиятле юнєлешлєрне хупларга тырышабыз.

Очрактан файдаланып, район малтабарларын бєйрєм белєн котлыйм. Аларга ўсеш ћєм тотрыклылык телим. Є ниятлєре булган кешелєр ўз эшлєрен кыю ачсыннар, без исє ўз чиратыбызда аларга ярдєм кўрсєтергє вєгъдє итєбез.
Читайте нас: