+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
25 Май 2018, 17:23

Хыялы тормышка ашкан

“Мамарада”—балалар ял үзәге шулай атала

Русиялеләрнењ тормыш дәрәљәсе тайпылышсыз яхшыра, дип раслый статистлар. Ихтыяљлар да арта, димәк.

Әйе, Бүздәктә товарлар, азык-төлек тәкъдим иткән сәүдә нокталары бик күп. Ә ял индустриясе әлегә тиешенчә үсмәгән. Аеруча балаларга кагыла бу. Әмма биредә дә “беренче карлыгачлар” бар.

Күптән түгел Бүздәктә “Мамарада” балалар үзәге эшли башлады. “Табанлыкүл” бассейны бинасында урнашкан ул. Аны ике бала әнисе А.Шәймөхәммәтова ачкан.

—Әни булу эшкә карашымны үзгәртте,—ди Альбина Әнәсовна. —Ћәрвакыт карьера баскычыннан күтәрелү турында хыялландым. Әмма беренче тапкыр сабыемны күрү белән, барысы да үзгәрде. Аныњ ничек үсүен, уйнавын күрәсем килде, балам белән дус булырга теләдем. Ања бер яшь тулгач, Уфада төрле балалар үзәкләренә йөри башладык (ул чакта без башкалада яши идек). Балама да, үземә дә бик ошый иде. Шул чакта ук башыма балалар үзәге ачу идеясе килде. Анда балаларга шөгыльләнү ћәм уйнау өчен шартлар тудыру уе белән яна башладым. Әмма үз көчемә ышаныч ћәм финанс љитеп бетмәде. Өстәвенә янә бер балабыз туды.

Бүздәккә күчеп кайткач, ињ беренче эшем бәләкәй балалар өчен үстерүче үзәк ћәм туган көннәр үткәрү урыны эзләү булды. Кызганычка каршы, күњелгә ошардай бернәрсә дә тапмадым. Шул чакта район хакимиятенә барып, малтабарларга дәүләт ярдәме турында белешергә булдым. Анда үз көчемә ышанычны ныгытуларына бик шатмын.

Шул ук көнне бизнес-план төзи башладым, аны хакимияткә тапшырдым. Бераз көтәргә туры килде. Ә үзем балалар үзәген ничек бизәү турында хыялландым. Миња шалтыратып, проектымныњ хуплануы турында хәбәр иткән көнне әле дә хәтерлим. Онытылмас хис бу, балачакта хыялымдагы уенчыкны бүләккә алгандагыдай шатлык кичердем.

Миња ышанган ћәм проектымны хуплаган өчен район хакимиятенә зур рәхмәт әйтергә телим. Аеруча Айдар Хөсәеновка ћәм Станислав Чуваковка рәхмәтлемен: эш башлаганда килеп туган бик күп мәсьәләләрне хәл итүдә ихлас ярдәм күрсәттеләр алар.

Әлеге вакытта “Мамарада” балалар үзәге әти-әниләргә ћәм нәниләргә төрле хезмәтләр күрсәтә. Без балалар өчен онытылмас, күњелле туган көннәр үткәрәбез. Әти-әниләр балаларын уен зонасында калдыра алалар. Анда аларны хезмәткәр генә карамый, видеокамера да күзәтә. Кайбер әниләр балаларын безнењ карамакка калдырып, бассейнда йөзә, фитнес-залда шөгыльләнә алалар.

1,5 яшьлек ћәм аннан зуррак балалар өчен үстерүче занятиеләргә: инглиз телен өйрәнү, мәктәпкә әзерләү буенча төркемнәр љыябыз. Занятиеләр уен рәвешендә, ћәр баланыњ үзенчәлекләрен исәпкә алып үткәрелә.

Әле 3-8 яшьлекләр өчен көндезге лагерьга балалар љыябыз. Балалар үзәгендә заманча, хәвефсез уен бүлмәсе бар. Балалар лабиринты, эре блоклы конструктор ћәм танып белүне үстерүче төрле уенчыклар белән љићазландырылган ул.

Уен бүлмәсеннән аерым љићазландырылган бинада исә бала тыныч кына утырып тора, рәсем төшерә, төрле конструкторлар љыя, өстәл уеннары уйный ала.

Янәшәдәге кафеда өлкәннәргә дә, балаларга да тамак ялгап алырга була. Без ћәрвакыт яња пешкән камыр ризыклары тәкъдим итәбез.

—Альбина, Сез, яшь әни, үз эшегезне ачарга курыкмагансыз. Икеләнеп торучыларга нинди кињәшләр бирер идегез?

—Хыял белән яшәгез! Үзегезгә ћәм хыялыгызга ышаныгыз. Алга барыгыз, барысы да килеп чыгачак.

С. МОРАТОВА.
Читайте нас: