+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
22 Май 2018, 12:50

“Соңгы кыңгырау” айнык баштан үтәчәк

24-25 майда Уфада спиртлы эчемлекләр сату тыела.

“Соңгы кыңгырау” бәйрәме көнендә исерткеч эчемлекләр сатуны тыю турындагы карар республикада былтырдан гамәлгә ашырыла. Аны бозучыларга зур күләмдә штраф салу каралган.
Республиканың Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе Гүзәл Асылова билгеләвенчә, мондый чара тәрбияви һәм профилактик чараларны күз уңында тотып башкарыла.
- Тәү чиратта без үсеп килүче буынның сәламәтлеген игътибарга алырга тиеш, - ди ул.
Читайте нас: