+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
16 Май 2018, 12:56

Башкортстан озак яшәүчеләр буенча лидер төбәкләр арасында

Йөз яшь чиген узган пенсионерларның күпчелеге Мәскәүдә, Мәскәү тирәсендәге шәһәрләрдә, Санкт-Петербургта һәм Башкортстанда яши.

Русия Пенсия фонды озак яшәүчеләр буенча лидер-төбәкләрне ачыклаган.

Йөз яшь чиген узган пенсионерларның күпчелеге Мәскәүдә, Мәскәү тирәсендәге шәһәрләрдә, Санкт-Петербургта һәм Башкортстанда яши. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Әйткәндәй, май аенда республикада биш кешене бер гасырлык юбилейлары белән котлаячаклар.

Уртача гомер озынлыгын арттыру - Владимир Путинның “2024 елга кадәр Русия Федерациясен үстерүдәге илкүләм максатлар һәм стратегик бурычлар турында”гы указында әйтелгән.

Ил башлыгы хөкүмәткә 2024 елга гомер озынлыгын - 78 яшькә кадәр, 2030 елга — 80 яшькә кадәр җиткерүдә чаралар күрүне йөкләде.
Читайте нас: