+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
14 Май 2018, 11:48

Башкортстан законнары җыентыгының 23нче томы әзерләнә

Дәүләт җыелышы-Корылтайда Башкортстан законнары һәм норматив хокукый актлары җыентыгының 23нче томы нәшер итүгә әзерләнә.

Җыентыкка 1943 елдагы документлар тупланган. Аны әзерләү буенча редакция коллегиясенә Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев җитәкчелек итә. Редколлегия составына республиканың әйдәүче тарихчылары һәм юристлары кергән.


-- Җыентыкның чираттагы томына 200дән артык норматив хокукый акт кертелде. Алар аша сугыш елларында республикада яшәүчеләрнең батырларча хезмәте эзмә-эзлекле өйрәнелә, -- ди Константин Толкачев.


1943 ел материалларын үз эченә алган бу җыентык 2018 ел дәвамында нәшер ителәчәк һәм Дәүләт җыелышы-Корылтайның рәсми сайтында урнаштырылачак. 2019 елда - 1944 ел материалларыннан торган 24нче томны, 2020 елда 25нче томны әзерләү планлаштырыла.


Күптомлы Башкортстан законнары һәм норматив хокукый актлары җыентыгын бастырып чыгару эше 2005 елда башланган иде. Алты ел эчендә 21 том нәшер ителде.


22нче томнан башлап җыентык электрон төрдә нәшер ителә. Документлар белән Корылтайның рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Читайте нас: