+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
11 Май 2018, 11:34

Ата-бабаларыбыз белән горурланабыз

8 май көнне Р.Шәрипов исемендәге Сабай урта мәктәбе, авыл җирлеге белән берлектә Җиңүнең 73 еллыгына багышланган бик матур чара уздырды.

“Безнең бүгенге бәйрәмнең иң төп кунаклары - тыл ветераннары, өлкән яшьтәге кешеләр. Чөнки исән калган сугыш ветераны Сабай авыл советы территориясендә калмады. Соңгы ветеранны моннан 50 көн элек җирләдек”, - дип сүзен башлады авыл җирлеге башлыгы Ихсанов Данил Фәнил улы.

Укучылар, укытучылар, балалар бакчасыннан хезмәткәрләр, балалар, авыл кешеләре Россия күләмендә узучы "Үлемсез полк" акциясенә кушылып сугыш батырларының портретларын күтәреп авылыбыз урамнары аша узып авыл уртасындагы обелискка юнәлделәр.

Митингны авыл җирлеге башлыгы Данил Фәнил улы Ихсанов ачып җибәрде. Бәйрәм белән котлаганнан соң сүз халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гарифуллин Тәлгат Гали улына бирелде. Яу кырында тынычлык өчен көрәшеп башларын салган һәм җиңү яулап кайтып, хәзер инде гүр ияләре булган ветераннар рухына багышлап авылның имам хатибы Илсур хәзрәт Коръән укыды. Бәйрәм белән котлап районның почетлы гражданины Арсланов Тәлгат Бәйрәмгали улы чыгыш ясады. Ул укучылар тоткан фотосурәтләргә карап, ветераннар турында җылы сүзләр әйтте. “Бу фотосурәтләр генә түгел, ә һәрбересе бер зур тарих ул, - диде ул. - Мин бу ветераннарның һәрберсе турында күп сөйләр идем. Менә монысы - Дистанов Ягъфар абый, сугыштан кайткач, күп еллар башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләде. Бәләкәчләрне язырга, укырга өйрәтте. Менә монысы - Сәетов Хәмзә абый, без аны авылның иң оста балта остасы итеп хәтердә калдырдык. Чөнки авылда күп кешенең йортын нәкъ ул салды. Менә монысы – Кашафутдинов Әгзам абый, авылның иң яхшы мич чыгаручысы иде. Иске мәктәпнең мичләрен дә ул чыгарган иде,” - дип дәвам итте сүзен күп еллар мәктәп директоры да, колхоз председателе дә булып эшләгән Тәлгат абый. ” Әйе, бик күп транспорант янында тукталды Тәлгат абый. Ә укучылар исә үзләренең картәтиләре, туганнары, авылдашлары белән горурланып басып торды. Әлеге бәйрәм уңаеннан алга таба Зөбәерова Рима Галләм кызы котлады. Әйе, бәйрәмдә котлаучыларның теләкләре бер - сугышлар гына булмасын. Митинг соңында обелискка укучылар үз куллары белән ясаган веноклар салдылар, батырларыбызны 1 минут тынлык белән искә алдылар.

Тантананың икенче өлеше авыл мәдәният йортында узды. Биредә тыл батырлары өчен мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән бик матур концерт программасы тәкъдим ителде. Соңыннан алар өчен чәй табыны оештырылды. Тыл ветераннарына күп рәхмәтләр яңгырады бу көнне. Өлкәннәребез рәхәтләнеп ял иттеләр, үзара аралаштылар. Алар: "Кабат сугыш афәтләре күрергә язмасын иде,"- дигән теләк белән таралыштылар.

Ел саен оештырылучы бу бәйрәм, укучылар өчен патриотик тәрбияви чара булып тора.

Зенфира Сәитова, Р.Шәрипов исемендәге Сабай урта мәктәбе укытучысы.
Читайте нас: