+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
10 Май 2018, 13:57

Тыныч тормыш өчен

Түреш авылында 73 нче тапкыр Җиңү бәйрәмен тантаналы төстә билгеләп үтелде.

Тантананы ачып авыл биләмәсе башлыгы Рима Мусина, өлкән буын вәкилләрен бәйрәм белән котлады. Йөрәкләребездә сезгә карата рәхмәт һәм хөрмәт хисләре кабат яңара, без сезнең тиңдәшсез батырлыгыгыз, фидакарь хезмәтегез белән чын күңелдән горурланабыз. Бәйрәм көннәрендә без сугышлардан әйләнеп кайта алмаган бабаларыбызны, туганнарыбызны искә төшерик.
Ничәмә-ничә еллар узса да, күп буыннар берсен-берсе алыштырса да, Совет иленең азат халкы батырлыгы беркайчан онытылмас, якты йолдыз булып, яшь буыннарга дөрес юл күрсәтер, Ватанны сөяргә, туган илең хакына көрәшергә өйрәтер.
Бүгенгесе көндә Түреш авыл советында 1 Ленинград блокадасында катнашкан Гайнетдинова Зөләйха апа ћәм 24 тыл ветераны яши. Алар Түреш авылындагы тыл ветераннарыбыз Гәрәев Лотфулла, Мустаев Галимҗан, Зиннәтуллина Флүрә, Гайнанова Сәйдә, Гайсина Ләйлә, Мусина Ләйлә, Мугалимова Саљидә, Хәбибулллина Фәния, Каразирек авылыннан Вәлиева Машуда апа, Хәмәтшина Әминә, Хәмәтова Флүрә, Мустафина Мөнирә, Кызылъярдан Хәкимова Әнисә, Юмагулова Хәлимә, Юмагулов Өлфәт, Гыйлманова Тәсмия апалар.
Кызганычка каршы ветераннарыбызның саны елдан-ел сирәгәя бара.
Күп санлы корбаннар бәрабәренә яуланган Бөек Җиңү көнен алып килүче ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәрен онытырга безнең хакыбыз юк. Сезнең рухи яктан ныклыгыгыз һәм батырлыгыгыз яшь буын өчен патриотлык үрнәге булып тора.
Сезнең сөеклеләрегез, әтиләрегез, абыйларыгыз танкларга каршы атакага күтәрелсә, машиналар белән азык-төлек, корал ташыса, сез тимер айгырларыгыз белән җир сөрдегез, чәчтегез, сукаладыгыз. Һәм тылда икмәк җитештереп, сугышка озатыштыгыз. Сез бу батырлыгыгыз белән Җиңү көнен якынайттыгыз. Рәхмәт сезгә!
Авылда нинди эш булса, шуларның барысы да сезнең кул​дан үтә. Ил язмышы да сезнең язмышыгыз була.
Сугыш беткәч тә, сез, тыл каһарманнары төнне-көнгә, көнне-төнгә ялгап эшләвегезне дәвам иттегез. Чөнки сугышка киткән ир-атларның яртысын​нан күбесе һәлак булган, ә илдәге сугыш китергән хәрабәләр​не торгызырга кирәк иде. Сез тагын ил язмышына кушылып, хезмәткә җигелдегез. Хәзер инде сез барыгызда хаклы ялда.
Күпләре​гез гаиләдә олы ихтирамлы кешеләр, балаларыгызның тая​нычы, оныкларыгызның юанычы. Сез әле дә олы йөрәкле, нык бәдәнле, саф күңелле әүлия затлар, сугыш чоры кешеләре,- дип ассызыклады район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илгиз Кашафетдинов.
Мәктәп укучылары ветераннарга тыныч тормыш, аяз күк йөзләре, сәламәтлек, озын гомер теләде.
Читайте нас: