+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
10 Май 2018, 16:20

Филүс беренче!

Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты студенты Филүс Вәлиев Казанда Русия күләмендә үткән "Туган телем - Тукай теле" фестиваль-конкурсында "Вокал-соло" номинациясендә беренче урын яулады.

Ул анда бөек Тукай сүзләренә, Рөстәм Яхин көенә язылган "Кем белер кадереңне" җырын башкарды.
Талантлы егет Башкортстанның һәм Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты, сәнгать фәннәре кандидаты, вокал кафедрасы профессоры Идрис Газиев классында белем ала. Бүген ул опера җырчысы һөнәре буенча 3нче курсын тәмамлый.
Тагын да биегрәк үрләр яулавыңны телибез, Филүс!
Читайте нас: