+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
7 Май 2018, 12:21

Мәгариф үсешенә — өстәмә 1 миллиард сум

3 майда Хөкүмәт Президиумы утырышында мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту буенча мәсьәлә каралды.

Агымдагы елда республиканың Мәгариф министрлыгына 1 миллиард сум күләмендә өстәмә акча бүленгән. Әлеге акча укучылар өчен хәвефсез, заманча һәм уңайлы шартлар тудыруга юнәлтеләчәк.
Мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова билгеләвенчә, бүленгән акчаларга республиканың 30дан артык муниципалитетында 140тан артык мәгариф оешмасына ремонт ясалачак.
Шулай ук, бу акча республиканың моношәһәрләрендә технопарклар төзү, шәһәр яны балалар сәламәтләндерү лагерьлары биналарына капиталь ремонт үткәрү, предуниверсарийлар булдыру өчен тотынылачак.
"WorldSkills Russia" стандартлары буенча махсус үзәкләр төзү өчен җиһазлар алырга 100 миллион сум акча тотыну планлаштырыла.
Сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү өчен өстәмә 10 миллион сум юллау каралган.
Читайте нас: