Районда быел чәчеләсе барлык мәйдан 66 мең гектар тәшкил итә, шуның 50 мең гектарында сабанашлык культуралары урнаштырылачак. Сызма культуралардан, мәсәлән, шикәр чөгендеренә — 6 мең гектар, көнбагышка 7,5 мең гектар каралган. Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Рим Ногыманов белдерүенчә, чәчү әйләнешендә артык зур үзгәрешләр көтелми. Ике хуҗалыкта – “Башкирагроинвест” җәмгыятенең Бүздәк бүлегендә һәм “Нерал-Бүздәк” авыл хуҗалыгы предприятиесендә — яңа төр культура – горчица сыналачак. Аны районда 493 гектарда үстерү күздә тотыла.
Язгы басу эшләренә, гадәттә, беренчеләрдән булып төбәкнең көньягында урнашкан хуҗалыклар чыга. Быел да бу кагыйдә үзгәрмәде, дип әйтергә мөмкин. Дәүләкән районы чигендәге “Нерал-Бүздәк” предприятиесе механизаторлары язгы басу эшләренә 17 апрельдә кереште.
— Эшне без күпьеллык үлән басуларын тырматудан башладык, — ди баш агроном Динат Йосыпов. — Алар хуҗалыкта 600 гектарны били. Технологиядә каралганча, басуларга минераль ашлама да кертелә башлады. Үсемлекләрне тукландыруны тәҗрибәле механизаторлар Альберт Әсәдуллин һәм Хәлил Гәрәев агрегатлары алып бара. Дым каплату исә Сергей Чиглинцевка йөкләтелде.
“Нерал-Бүздәк” хуҗалыгында югары җитештерүчәнлеккә сәләтле заманча авыл хуҗалыгы техникасы тупланган. Бу язгы кыр эшләрен җитез алып барырга булышлык итә. Моннан тыш, чәчеләсе басуларда туфрак та өлгергән. Дымны саклап калу максатында басу эшләрендә вакыт белән исәпләшмиләр, тракторлар гөрелтесе караңгы төшкәнче тынмый.
Язгы чәчүне 6 мең гектарда үткәрәсе бар, күпчелекне бөртекле культуралар тәшкил итә. Быел чәчү әйләнешенә яңа культуралар да кертелә. Атап әйткәндә, 200 гектарда горчица үстереп карамакчылар. Техник культуралардан хуҗалык механизаторларының нут һәм орлыкка кукуруз игү тәҗрибәсе бар.
Агрономы нинди – басулары да шундый, диләр. Бу җәһәттән Динат Йосыпов йөзгә кызыллык китерә торган белгеч түгел. Биредәге басуларда кулланылган технологияләр нәтиҗәсендә хуҗалыкта һәр елны дип әйтерлек югары уңыш алына. Кыр эшләренә җиткелекле күләмдә югары сыйфатлы чәчү орлыгы тупланган, аңа технология таләп иткәнчә эшкәртү үткәрелә. Ашламага да кытлык юк биредә, быелгы кыр эшләре барышында уртача алганда һәр гектарга бер центнердан артыграк минераль ашлама кертү каралган. Шикәр чөгендере плантацияләре исә химик препаратларны көздән үк алган.
Авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе әйтүенчә, районда кыр эшләре көннән-көн зуррак колач ала. Ф. Хәбибрахманов крестьян-фермер хуҗалыгында, мәсәлән, иртә бөртеклеләр чәчү бара. Барлык хуҗалыкларда да агрегатлар басуларга чыкты. Электән килгән гадәт буенча, май бәйрәмнәрен игенчеләр басуда үткәрде.
— Уҗым культуралары начар кышлау сәбәпле, аерым хуҗалыкларда мәшәкать артты, әлбәттә, — ди Рим Хисмәтулла улы. — Район буенча уҗымнар 12 мең 190 гектарны били, белгечләр әйтүенчә, әлеге мәйданның 15 проценты зарарланган, димәк, өстәмә чәчү үткәрергә туры киләчәк. Тоташ алганда, кыр эшләре үткәрү вакытына моның йогынтысы аз. Элекке еллардагы кебек, иртә бөртеклеләрне чәчүне — 15 майга, техник культуралар чәчүне 25 майга тәмамларга исәп тотабыз.
Әйткәндәй, хуҗалыкларда моның өчен техник мөмкинлекләр җиткелекле. Атап әйткәндә, кыр эшләренә югары куәтле 150 трактор җәлеп ителгән. Дым каплатуны 68 агрегат алып бара. Барлыгы 54 чәчү агрегаты әзерләнгән, шуларның 17се — югары җитештерүчәнле чәчү комплекслары.
Бер сүз белән әйткәндә, язгы басу эшләрен кыска вакытта һәм югары сыйфатлы итеп үткәрү өчен бөтен шартлар да бар. Чәчү орлыгының ныклы запасы булдырылган, аның 15 процентын югары сыйфатлы элита орлык тәшкил итә.