+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
3 Май 2018, 12:24

Дарулар белән тәэмин итүдә катлаулылыклар булмаска тиеш!

“Бердәм Русия” партиясе Рәисе Дмитрий Медведевның Уфадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсендә “Башкортстанда ташламалы категориягә караучы гражданнарны дарулар белән тәэмин итү: проблемалар һәм аларны хәл итү юллары” дигән темага брифинг үтте.

Чараның төп максаты – республикада ташламалы категория­дәге гражданнарны дарулар белән тәэмин итү торышы, бу өлкәдә килеп туган проблемалар, аларны хәл итү буенча күрелгән чаралар белән таныштыру булды.


“Бердәм Русия” партиясенең Башкортстандагы кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Раил Әсәдуллин кешеләрнең күп очракта нинди ташламаларга ия булуын белмәвен билгеләде.
Республика балалар клиник дәваханәсе баш табибы, партиянең “Сәламәт буын” проектының Башкортстан буенча координаторы Рөстәм Әхмәтшин Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә эшнең берничә юнәлештә алып барылуын әйтеп үтте. Алар: балалар сәламәтлеге, экология мәсьәләсе, гаилә сәламәтлеге, халык аз яшәгән урыннарга күчмә медицина җайлан­малары булдыру, телекоммуникацияләр кертү, балалар һәм өлкәннәр поликлиникаларын яңарту, сәламәт тормышны пропагандалау. Тиздән Дүртөйледә һәм Туймазыда яңа поликлиникалар булачагын да ассызыклады ул.
— Халыкны ташламалы дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсе кискен тора, — диде республика сәламәтлек саклау минист-рының беренче урынбасары Рафаэль Яппаров. — Республика Башлыгы сүзләрен раслап, июнь аена бу өлкәдәге барлык мәсьәләләрне хәл итеп бетерәчәкбез.
Рафаэль Гали улы әйтүенчә, кыйммәтле даруларга мохтаҗ кешеләр саны 4 меңнән артык. Моңа бүленгән 1 миллиард 200 миллион сум акчаның бик аз булуын билгеләде ул. Дарулар буенча федераль бюджеттан социаль ярдәмгә мохтаҗ кешеләр саны — 78393. Алар — Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар, аларның гаилә әгъзалары, инвалид балалар һәм башкалар. Быел аларга 924 миллион сум бүленгән. Акча февраль аенда гына бире­лүе сәбәпле, быел күп катлаулылыклар килеп чыгуын әйтте министр урынбасары. Күпләрнең социаль ярдәмне дарулар белән түгел, акчалата алырга теләве дә проблемалар тудыра икән. Кешеләр шул зур булмаган акчага алданып, сәламәтлегенә зыян салуын аңламый.
Республика бюджетыннан ташламалы дарулар белән тәэмин ителергә тиешле төркем кешеләре — күпбалалы гаиләләр-дәге 6 яшькә кадәр балалар, онкология белән авыручылар, инфаркт кичергәннәр һәм башкалар. 337 мең кешегә 1 миллиард 400 миллион сум бүленгән. Өстәмә акча кирәклеге көн кебек ачык.
Русия Сәламәтлек күзәтчелегенең Башкортстан буенча территориаль органының дарулар һәм медицина эшләнмәләре контроле бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов барлык мәсьәләләрне дә баш табиб хәл итүен онытмаска кирәклеген әйтте. Баш табибның үзе җитәкләгән учреждение карамагындагы кешеләрне игътибарсыз калдырмаска тиешлегенә басым ясады. Кешеләрнең социаль ярдәмне акчага алмаштыруына борчылуын белдерде. Брифингта бу уңайдан федераль законга үзгәрешләр кертү мәсьәләсен күтәрергә кирәклеге хакында да сүз булды.
Читайте нас: