+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
3 Май 2018, 15:58

Ата-аналар форумга җыелачак

19 майда Уфада II Республика ата-аналар форумы узачак.

Аның программасы федераль һәм республика дәрәҗәсендәге бик күп экспертлар катнашлыгында әзерләнә.
Форум балалар хокукларын яклау белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүгә дәүләт власте органнарын һәм җәмәгать оешмаларын җәлеп итү, балалар һәм үсмерләрнең проблемаларын ачыклауга һәм профилактикалауга юнәлтелгән эшнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен шартлар тудыру, җәмгыятьне социаль әһәмиятле эшләргә җәлеп итү, гаиләләр белән эшләү тәҗрибәсе һәм практикасы белән уртаклашу максатында оештырыла.
Форум кысаларында ата-аналар өчен осталык дәресләре, дискуссия мәйданчыклары, консультация хезмәтләре эшләячәк.
Беренче Ата-аналар форумы былтыр 1 июньдә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов тәкъдиме буенча узган иде. Анда 500дән артык ата-ана катнашты.
Читайте нас: