+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
28 апрель 2018, 11:35

Идәнгә утырма, утыргычка ятма!

Мәскәү думасы депутатлары административ хокук бозулар турындагы законга өстәмә статья керткәннәр, ул “Аэровокзал комплексыннан файдалану кагыйдәләрен бозу” дип атала.

Хәзер пассажирларга аэропорт идәненә утыру, утыргычларга яту, музыканы наушникларсыз тыңлау тыела. Кагыйдәләрне бозучыларны 100дән 500 сумга кадәр штраф көтә. Вазыйфадагы кешеләр өчен - 1-2 мең, юридикларга – 2-4 мең сум. Әлегә бу тәртипләр Домодедово, Шереметьево һәм Жуковский аэропортларына кагыла.
Читайте нас: