Ләкин бер шарт бар: алар элегрәк компенсация алмаска яисә тулысынча алмаска тиеш.
Ничек түләнәчәкме?
Совет сумнарын өчкә тапкырлаячаклар. Бу 1945 елга кадәр туганнар өчен.
Калганнарга вкладларын ике тапкыр арттырып бирәчәкләр.
Моннан тыш, 2001 елдан соң вафат булганнар һәм тиешлене ала алмый калганнарның варисларына 6 мең сумга кадәр компенсация каралган. Бу очракта исәпне ябуның вакыты мөһим түгел.