“Салават Юлаев” яңа сезонда Чернышев дивизионында «Авангард» (Омск өлкәсе), «Адмирал» (Владивосток), «Амур» (Хабаровск), «Барыс» (Астана), «Куньлунь Ред Стар» (Пекин) һәм «Сибирь» (Новосибирск өлкәсе) командалары белән бергә чыгыш ясаячак.
Плей-оффка чыгып, Гагарин кубогын яулар өчен юлаевчыларга шушы командалар белән аеруча уңышлы уйнау мөһим.