+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
25 апрель 2018, 17:47

Парламент утырышы үтте

25 апрельдә Башкортстан парламенты Рәисе Константин Толкачев җитәкчелегендә Дәүләт җыелышы-Корылтайның чираттагы илле икенче пленар утырышы үтте.

Анда иллегә якын мәсьәлә каралды.
Башкортстан Прокуроры Андрей Назаров парламентарийлар игътибарына республикада законлылыкның торышы турында мәгълүмат тәкъдим итте.
Депутатлар, шулай ук, Башкортстанда Эшкуарлык хокукларын яклау буенча вәкил Рафаил Гыйбадуллинның 2017 елда республикада эшкуарлык эшчәнлеге субъектларының хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләрен турында чыгышын тыңлады һәм аның буенча фикер алышты.
Утырышта ике дистәдән артык республика законы проекты каралды. “Башкортстан Республикасында күпбалалы гаиләләрне дәүләт яклавы турында” һәм “Урындагы үзидарә органнарына Башкортстан Республикасының кайбер вәкаләтләрен бирү турында” Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектлары күп балалы аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге беренче сыйныфка баручы балаларга мәктәп кирәк-яраклары җыелмасын бушлай бирүне законнар җәһәтеннән ныгытуга юнәлтелгән. Элек дәүләттән мондый яклау төре республика Хөкүмәте боерыгы нигезендә күрсәтелә иде (2015 елда -- 7617 кеше, 15,2 миллион сум; 2016 елда – 7990 кеше 21,3 миллион сум; 2017 елда – 8617 кеше, 19,098 миллион сум).
Депутатлар “Башкортстан Республикасында музейлар турында” республика законы проектын тикшерде. Әлеге вакытта музей эше өлкәсендәге хокукый мөнәсәбәтләр “Башкортстан Республикасында Музей фонды һәм Башкортстан Республикасында музейлар турында” республика законы белән көйләнә. Бу закон 1998 елда кабул ителгән, күп тапкырлар үзгәртелгән һәм төзәтмәләр кертелгән. Күптән түгел федераль законнарга музей әйберләрен һәм коллекцияләрен Русия Музей фондына кертү тәртибен гадиләштерүче үзгәрешләр кертелде. Бу яңалык төбәк законнарында да чагылыш табарга тиеш. Шуңа бәйле яңа закон әзерләнгән. Ул төбәк территориясендә республика музейлары һәм Русия Музей фонды өлкәсендәге хокукый мөнәсәбәтләрне көйли, музейларны (шул исәптән дәүләт, муниципаль, шәхси) оештыру тәртибен, музей фонды торышына дәүләт контролен билгели.
Утырышта, шулай ук, Башкортстан Контроль-исәп палатасына аудитор вазыйфасына кандидатура, Дәүләт җыелышы-Корылтай карарлары проектлары, Дәүләт думасыннан килгән федераль закон проектлары тикшерелде.
Читайте нас: