+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
24 апрель 2018, 12:14

Бәхет акчада түгел, дисәләр дә…

Әлеге вакытта Русиядә яшәүче кешегә бәхет өчен аена 159 мең сум акча кирәк.

Бу, узган елның августы белән чагыштырганда, 14 процентка кимрәк. Апрель аенда "Superjob" порталы үткәргән тикшеренүләр мәгълүматлары шундый. Анда 2500 кеше катнашкан.
Сораштыру барышында Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта ярлылык чиге ил буенча алганда югарырак һәм әле 22 мең сум тәшкил итә.
Байлык турында төшенчә белән дә шуңа охшаш хәл. Мәскәүдә бу сумма 566 мең сумга җитә, ә Санкт-Петербургта – 511 мең сум. Бәхет өчен Русия башкаласында әле Нева буендагы шәһәргә караганда шактый күбрәк акча кирәк – 212 һәм 166 мең сум.
Ил төбәкләрендә айлык кереме 18 мең сум тәшкил иткән кешене ярлы дип исәпләү кабул ителгән.
Бай булу өчен 425 мең сум кирәк.
Бәхет өчен 150 мең сум җитә, дип исәплиләр төбәкләрдә.
Читайте нас: