+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
20 апрель 2018, 12:33

Үлгән бал кортыннан... каһвә

Умартачылар һәрвакыт бал кортлары эшләп чыгарган продукция белән дәвалана. Алар кышын умартаның төбенә төшеп үлгән кортларны да әрәм итми, дару ясый­лар.

Аның өчен чималны 45-50 градус җылылыктагы мичтә кип­терергә һәм эре иләктән үткәрергә кирәк.


Үлгән кортлардан төнәтмә ясау өчен бал кортын 1,5 литрлы шешәгә салып аракы өстиләр. Ике атна төнәткәч, сөзәләр һәм тигез нисбәттә су кушалар. Һәр литр исәбеннән йөзәр грамм 20-30 процентлы тома балавыз төнәтмәсе өстәргә дә мөмкин. Бу дәвалануның нәтиҗәсен арттырачак.


Үлгән кортлардан әзерләнгән төнәтмә матдәләр алмашын яхшырта, ирлек көчен арттыра, түлсезлек, цистит, пиелонефрит, аденома, гломерулонефрит, панкреатит, ашказаны эчәк тракты авырулары, шикәр чире, йөрәк-кан тамырлары сырхаулары, катаракта, глаукома, аллергия, астма, сулы шеш, полип, терәк-хәрәкәт һәм буындагы тайпылышларны дәвалый.


Үлгән бал кортларын шул килеш тә кулланырга мөмкин. Аларны мичтә киптереп, каһвә (кофе) тарткычтан чыгаралар һәм ашарга 30-40 минут кала иртә-кич бер чәй калагы кабул итәләр. Артыннан су эчәләр.


Умыртка баганасы, буыннар авыртканда йоклар алдыннан кортны үсемлек маена салып ясалган төнәтмә сөртәләр. 200 грамм үсемлек маена он хәленә китерелгән бер аш кашыгы корт салып, пар ваннасында 20-30 минут кайнаталар, сөзәләр. Анысын 2-3 ай дәвамында кулланырга киңәш ителә.


Аденомадан дәваланганда 2 аш кашыгы кортны, суга салып бер сәгать кайнаталар. Ашагач, көнгә 3 тапкыр берәр аш кашыгы кабул итәләр. Дәвалану курсы – 2-3 ай.


Бу төнәтмәне гломерулонефрит булганда да эчәргә киңәш ителә. Берничә көннән бәвел күпләп бүленеп чыга башлый, бит һәм кулдагы шешләр бетә.


Төнәтмә өлкән кешеләрнең иммунитетын да ныгыта.
Читайте нас: