+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
20 апрель 2018, 12:18

Кулга чәнечке кадалса

Көннәр җылына башлау белән бакчачылар өчен күңелле мәшәкатьләр чоры башлана.

Агач-куакларны кисү, кәүсәләрен агарту, кышкылыкка каплаган үсемлекләрне ачып җилләтү, үләнне, ихатаны чүп-чардан чистарту кебек эшләр тезелеп тора.
Кулга перчаткалар киеп эшләсәң дә, кайчагында чүп кергәнен сизми дә каласың. Бигрәк тә айва, крыжовник, кура җиләге кебек куакларның сынган яки куерып киткән ботакларын кискәндә, вак кына чәнечкеләре бармакларга кадала. Менә шул чәнечкеләр күзгә күренмәсә дә, авырттырып җанга тия, кайвакыт бармак кызарып шешеп тә китә. Шуңа күрә энә, шырпы кадалса, озакка сузмагыз. Түбәндәге чара сезгә ярдәмгә килер.
Чәнечке кадалган урынга кәбестә яфрагы һәм суганнан ясалган измә яки дегет ябып бәйләгез. Аны 20-30 минут тотыгыз, кадалган энә үзе чыгар. Бу ысул бакчачылар тарафыннан күп тапкыр сыналган.
Кактуслар үстерүче хуҗабикәләр еш кына аларның вак энәләре кадалудан җәфалана. Әгәр тәнгә кадалган энәнең башы күренеп торса, аны пинцет белән тартып чыгарырга да була. Әгәр инде энә эчкә үк кереп китсә, нейлон оекны кулга йомарлап, шул урынны ышкыгыз. Вак энәләр коелачак. Бу очракта нейлон ябыша торган лента ролен башкара. Вак энәләрне чыгару өчен тагын бер ысулны кулланып карагыз. Шул урынга резина җилеме сөртегез һәм кипкәнен көтегез. Кипкәч, җилемне бер башыннан куптарып, тартып алыгыз. Вак энәләр ябышып чыгар. Бу ысулны берничә тапкыр кабатларга да мөмкин.

Читайте нас: