+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
19 апрель 2018, 11:41

Өзелгән гомерләр – җавапсызлык нәтиҗәсе

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Республика йортында Җәмәгатьчелек иминлеге ведомствоара советы утырышын үткәрде.

Анда сәүдә-күңел ачу комплексларында янгын хәвефсезлеген тәэмин итү чаралары каралды. Утырышта республика Хөкүмәте әгъзалары, министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципалитет башлыклары, шулай ук сәүдә үзәкләре вәкилләре катнашты.
– Кемероводагы фаҗига – безнең уртак кайгыбыз, һәм ул бүген дә йөрәкне сызландыра. 25 марттагы вакыйгалар янгын хәвефсезлеге һәм гражданнарыбыз иминлеге мәсьәләләренә җавапсыз карауның нәрсәгә китергәнен ачык күрсәтте, – диде Рөстәм Хәмитов. – Хәзер бөтен илдә сәүдә-күңел ачу учреждениеләрен тикшерү бара. Белгечләр халык күпләп йөргән урыннарда хәвефсезлек мәсьәләсенең ничек куелганлыгын җентекле тикшерергә тиеш. Шундый контроль бездә дә үткәрелә.
Республикада 26 меңгә якын сәүдә үзәге бар, аларның гомум мәйданы – 109 миллион квадрат метр. Республикада яшәүче һәр кешегә 25 квадрат метр тирәсе сәүдә мәйданы туры килә.
Әлеге көндә бездә 705 сәүдә комплексы һәм үзәге эшли, аларның 453е — муниципаль районнарда, 252се шәһәр округларында, шул исәптән яртысы Уфада урнашкан. Контроль-күзәтчелек органнары 355 сәүдә үзәген һәм халык күп йөри торган башка объектларны тикшерде. Нәтиҗәләр буенча янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозуның 8 220 очрагы теркәлгән.
— Берничә катлы шушы бетон тартмаларга иртәдән кичкә кадәр меңнәрчә кеше йөри, — диде республика Башлыгы. — Ә бу үзәкләрдә янгын сигнализациясе, янгынны автоматик рәвештә сүндерү системалары я эшләми, я бөтенләй юк. Эвакуация вакытында чыгу юллары бикле, хезмәткәрләр янгын вакытында нишләргә кирәклеген белми. Без дә фаҗига көтәбезме?!
Утырыш йомгаклары буенча хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарына, профильле министрлыкларга, муниципалитетларга янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча эшне көчәйтү бурычы куелды.
Читайте нас: