+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
19 апрель 2018, 11:46

Стәрлетамакта – Мәктәпкә һөҗүм

Стәрлетамак шәһәренең 1нче мәктәбендә тугызынчы сыйныфта укучы үсмер яшьтәшләренә һәм укытучыга һөҗүм иткән.

Вакыйга нәтиҗәсендә дүрт кеше дәваханәгә китерелгән, шуларның өчесе – балалар. Аларның хәле уртача дип бәяләнә.
Кайбер мәгълүматлар буенча, әлеге үсмер бензин сибеп сыйныф бүлмәсенә ут төрткән. Ул тиз арада сүндерелгән. Үсмерләр әлеге малайның бер кызны пычак белән җәрәхәтләвен, шушы хәлдән соң кызның икенче кат тәрәзәсеннән сикерергә теләве турында әйткән. Әлеге малайның коррекцион сыйныфта укуы билгеле. Ул үзен дә пычак белән яралаган.
Шушы вакыйгага бәйле республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Стәрлетамакка килде. Ул мәктәпнең үзендә оператив киңәшмә үткәрде. Төбәк Башлыгы кыска вакыт эчендә республиканың барлык мәктәпләрендә үткәрү режимын көчәйтергә һәм тикшерү чаралары тәмамлану белән янгын булган кабинетны ремонтларга кушты. Мәктәп коллективы белән сөйләшкәндә ул укучыларны эвакуацияләүне оператив оештырган укытучыларның һәм тиешле хезмәтләрнең көйле эшен билгеләде.
Читайте нас: