+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
18 апрель 2018, 12:48

Депутат Рифат Шәйхетдинов – иң бае

Башкортстаннан Дәүләт думасына сайланган депутатлар арасында иң байлары билгеле булды.

Иң бае “Гражданская платформа” партиясенең Сәяси комитеты рәисе Рифат Шәйхетдинов булып чыккан. Ул былтыр 22 миллион сум керем алган. Һәм, Башкортстан депутатлары арасында бердәнбер буларак, чит илдәге милкен декларацияләгән: Русиядәге 433 квадрат метр мәйданлы фатиры һәм участогыннан тыш, депутатның Финляндиядә 6,8 мең квадрат метр мәйданлы хуторы бар, ә аның хатыны Италиядә 176 квадрат метр мәйданлы йортка, моннан тыш, Русиядә шәхси торак төзү өчен участокка, 860 квадрат метрлы, бассейнлы йортка һәм фатирга ия.
Иң байлар арасына ЛДПРдан Иван Сухарев һәм “Бердәм Русия” партиясеннән Алексей Изотов та кергән.
Читайте нас: