+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
18 апрель 2018, 12:40

Бала үлеме өчен - миллион сум...

Салават шәһәрендә яшәүче гаилә, биш яшьлек кызларының үлемендә гаепләп, дәваханәне судка биргән һәм ике миллион сум акча таләп иткән.

Бала авырып киткәч, әти-әнисе табиб чакырта. Ул "ОРЗ" дигән диагноз куя һәм дарулар яза. Тик баланың хәле начарлана гына, температурасы 39 градуска җитә. Әти-әнисе "Ашыгыч ярдәм" чакырта. Ә иртән инде баланы дәваханәгә урнаштыралар. Аңарда пневмония икәнлеге ачыклана. 9 сәгатьтән бала үлә. Үпкәләрен вакытында ясалма җилләтү аппаратына кушмаудан килеп чыга фаҗига. Суд дәваханә хезмәткәрләрен гаепле дип тапкан, учреждение бахыр ата-анага бер миллион сум акча түләячәк.
Читайте нас: