+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
17 апрель 2018, 11:53

«iВолга-2018» форумына гаризалар кабул ителә

Идел буе федераль округында үткәрелүче «iВолга-2018» VI яшьләр форумына гаризалар кабул итү башланды.

Проект Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич ярдәмендә үтә. Биш елда форум Русиянең төбәк фестивальләре арасында кеше иң күп катнашкан мәйданчыкка әйләнде.
Былтыр форумда катнашу өчен Башкортстаннан 829 сәләтле яшь кеше гариза тапшырды. Республика вәкилләре - интеллектуаль бәйрәмнең иң чагу катнашучылары. Былтыр БДАУ студентлары Катерина Малютина һәм Алмаз Гатауллин – авыл хуҗалыгы өлкәсендә ачышлары өчен, УДАТУдан Тимур Йосыпов «E-Ti» электр мотоциклын эшләү идеясе өчен грантлар алды.
«iВолга» форумында 18-30 яшьтәге теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен форумның сайтында теркәлергә кирәк. Гаризалар 21 майга кадәр кабул ителә. Быел форум 26 июльдән 4 августка кадәр үтә.
Читайте нас: