+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
16 апрель 2018, 12:08

Тормышыбыз кояшы син

Һәркем өчен иң изге, иң кадерле кеше ул әни.

Бу якты дөньяга килгәч тә, безне йомшак куллары белән сыйпап, җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-куәт бирүче, гомер буена кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашучы газиз әниләребез бар безнең. Алар – җирдәге фәрештәләргә тиң. Безне борчылулардан, авырулардан, тормыш җилләреннән сакларга тырышалар. Әниләр балалары өчен хәтта үз гомерләрен дә кызганмыйлар. Әни сине чын күңелдән һәм хыянәтсез ярата.
Мин дә бик бәхетлемен бу дөньяда, чөнки сөеп туймаслык, газизләрдән-газиз әнием исән-сау. Инде үзем ике бала анасы булсам да, әниемнең сөюенә, назына, җылы карашына сусап, һаман да аңа тартылам. Әнием Саттарова Фәнүзә Гаян кызы 1968 елның 16 апрелендә Кушнаренкода Мәчтүрә һәм Гаян Абханнановлар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга аваз салган. Гаиләдә төпчеге булгангамы, ул иркә дә, бик шук та һәм чая да, тиктормас һәм курку белмәс бала булып үскән. Бер абыйсы һәм ике апасына яраткан сеңел булган ул. Мәктәпне тик яхшы билгеләргә генә тәмамлап, Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумына бухгалтерлар курсына укырга кергән. Уку чорында Бүздәк районы Сәвәдебаш авылы егете, безнең газиз әтиебез — Саттаров Ришат Фәнил улы белән танышкан. Бер-берсен өзелеп сөйгән ике яр укуларын тәмамлаганда гаилә дә корганнар. Аларның мәхәббәтләренең җимеше булып мин һәм сеңелем Виолетта туганбыз. Без инде хәзер үзебез гаиләле һәм аларга икешәр онык бүләк иттек. Әниебез—балаларыбызның яраткан нәнәләре. Дәү әни булса да, ул һаман да яшь, сылу, ару-талуны белми, әтием белән тигезлектә тормыш йөген тартып килә. Әтиебез Әфган җирендә барган сугышларда катнашкан. Шуңа да алар бу тормышның матурлыгын күреп, кадерен белеп, һәр нәрсәдән ямь табып яши беләләр. Әти-әнием икесе дә бик уңганнар, тырышлар һәм матурлыкка гашыйк кешеләр. Күп итеп мал асрыйлар, кече малтабарлык эше ачып җибәрделәр һәм уңышлы эшләп киләләр. Җәй көннәрендә аларның йорт аллары оҗмах бакчасын хәтерләтә. Монда нинди генә чәчәк үсми дә нинди генә яшелчә-җимеш өлгерми. Өебезнең яме, тынычлыгы һәм кунакчыллыгы — әнием һәм әтиемнең күңел җылысыннан.
Рәхмәт сиңа, әнием! Син безнең горурлыгыбыз, йөз аклыгыбыз, шатлыгыбыз. Без синең белән бик бәхетлебез.
Читайте нас: