Ниләр генә булды илебезгә?
Көн туды исә, килә фаҗига.
Йөрәкләр тетрәнде, күңел әрнеде,
И, Ходаем, бу кайгы нигә?!
Бәйрәмгә дип киткән балалар
Гомерләре өзелергә барганнар.
Кара төтен эчендә: „Әни, коткар безне!”, дип,
Өзгәләнеп сабыйлар елаганнар.
Әйтерсең лә сугыш заманы,
Көтмәгәндә шундый фаҗига.
Гаеплеләр алсын җәзасын,
Тәмугта күрсеннәр казасын.
Чәчкә кебек кенә чаклары,
Алда иде бөтен гомерләр.
Гамьсез, битарафлар аркасында
Сабыйлардан калды күмерләр...
Сабак булсын моннан соң
Үз эшләренә битараф булганнарга.
Мәңге сүнмәс яра булып, гомерләре буе
Әрнер йөрәкләре калганнарның...
Альмира ХӨСӘЕНОВА, Урзайбаш авылы.