“Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Уфада бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл кую, “Башкортстан татарлары фольклоры” сериясеннән китап чыгу һәм “Бәлешфест” фестиваленә әзерлек турында сүз барды.
— Тукай ул — яшәү символы, безнең үткәнебез һәм киләчәгебез. Без аның шигырьләрен тыңлап үстек һәм балаларыбызга да укыйбыз. Кыска гына гомерендә ул бай әдәби мирас калдырган. Аның әсәрләре йөздән артык телгә тәрҗемә ителгән. Габдулла Тукай Уфада Мәҗит Гафури белән очрашкан. Аларның дуслыгы ике халык арасында дуслык күпере салган, — диде Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Римма Үтәшева. – Башкалада бөек шагыйрьгә һәйкәл куюны сорап күптән мөрәҗәгать иткән идек һәм менә республика Башлыгыннан уңай җавап алдык. Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл куелырга тиеш. Башкортстан Хөкүмәте карарына ярашлы, иң яхшы һәйкәл проектына ачык конкурс игълан ителде.
Республика Мәдәният министрлыгының әйдәүче белгече Рөстәм Кучуков сүзләренә караганда, министрлык Уфа шәһәре хакимияте белән берлектә конкурс үткәрү турында положение әзерләгән. Гаризалар 1 июльгә кадәр Русия рәссамнары берлегенең Башкортстан бүлекчәсендә кабул ителә. Анда профессиональ скульпторлар да, авторлар коллективлары да катнаша ала. Конкурс комиссиясе составына мәдәният хезмәткәрләре, власть органнары вәкилләре кергән.
— Габдулла Тукайга һәйкәлне кую урыны итеп Уфа “Нур” татар дәүләт театры алдындагы мәйдан сайланган. Проект театрның архитектурасы белән тәңгәл килергә тиеш.
— 2020 елга кадәр бездә һәйкәлне финанслау каралмаган. Ләкин без милли-мәдәни автономиягә Башкортстан башлыгы грантын алуда ярдәм күрсәтергә әзербез. Быел грант акчасына рәссам Әхмәт Лотфуллинга һәйкәл ачыла. Шулай ук Интернетта яңа, заманча мәйданчык — краудфандинг бар. Күпләр моның белән файдалана. Проектны гамәлгә ашыру өчен бергәләп акча җыела, — диде Уфа шәһәре хакимиятенең мәгариф идарәсе белгече Илдус Каһарманов.
“Башкортстан татарлары фольклоры” сериясенең беренче томы — “Риваятьләр, легендалар, мифологик хикәятләр, сөйләкләр” китабы дөнья күрде. Бу хакта матбугат конференциясендә Башкортстан дәүләт университеты доценты Илдус Фазлетдинов сөйләде.
— Хезмәт шушы көннәрдә 1000 данә тираж белән Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында басылды. Китап Башкортстан татарларының 702 фольклор әсәрен үз эченә ала. Шуларның 600дән артыгы гыйльми әйләнешкә беренче тапкыр кертелә. Том — Башкортстанда яшәүче татарларның халык авыз иҗаты әсәрләрен жанрлар буенча төркемләп, тупланма рәвешендә басылып чыккан беренче үрнәк булып тора, — диде Илдус Камил улы. — Материал туплау эше узган гасыр ахырында ук башланды, Башкортстанда татарлар күпләп яшәгән районнарга студентлар белән күпсанлы экспедицияләр оештырылды. Китапның нигезен шулар барышында тупланган фольклор үрнәкләре тәшкил итә.
Китапның фәнни яңалыгы шактый. Биредә сөйләк жанрына караган әсәрләр беренче тапкыр бергә җыеп бирелә, кереш мәкаләдә Башкортстан татарлары фольклорының Казаннан үзгә яклары анализланды, тугандаш башкорт халык авыз иҗатының йогынтысы тикшерелде. Томның фәнни мөхәррире – күренекле башкорт фольклорчысы, филология фәннәре докторы, профессор Әхмәт Сөләйманов.
Илдус Фазлетдинов әлеге том белән генә чикләнеп калмаска җыена. Әле ул сериянең “Бәетләр һәм мөнәҗәтләр” китабын әзерли.
Үзенчәлекле чара “Бәлешфест”ка әзерлек белән милли-мәдәни автономия рәисе урынбасары, БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Альбина Хәлиуллина, Бүздәк районының “Татар тарихи-мәдәни үзәге” директоры Гүзәл Гәүһәрова таныштырды.
— Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе Башкортстан халыклары ассамблеясе, Халыклар дуслыгы йорты һәм республика районнары ярдәме белән “Бәлешфест” милли ризык фестивален үткәрү буенча башлангыч белән чыкты һәм Русия Президентының грантын алды. Фестиваль 19 майда Халыклар дуслыгы йорты филиалында – Бүздәк районының “Татар тарихи-мәдәни үзәге”ндә үтәчәк, — диде Альбина Хәлиуллина. — Чараның максаты – Башкортстанда милли ашханәне үстерү һәм тергезү, милли ризык әзерләү традицияләрен, татар һәм башкорт халыкларының милли азыгы – бәлешне табынга бирү осталыгын саклау һәм ныгыту, төрле халык вәкилләрен мәдәни берләштерү, милли кунакчыллык традицияләрен пропагандалау. Фестиваль кысаларында милли ризыкларның презентацияләре, дегустацияләре һәм һәр халык ашханәсе буенча тематик өстәлләр оештырылачак.