+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
11 апрель 2018, 12:24

"Әллүки"ле дә, велосипедлы да бул!

Журнал яшь дусларына шәп сюрпризлар әзерләде.

1 апрельдән почтада “Әллүки”гә язылу башланды. Шул уңайдан журнал үзенең дусларына шәп сюрприз әзерләде. Почтага барып, киләсе ярты елга журналга язылган балалар бик шәп бүләкләр отачак! Беренче урынга – велосипед, икенче урынга – смарт-сәгать, өченче урынга футбол тубы булачак. Моннан тыш, дәртләндерү бүләкләре дә күп !
Конкурсның шартлары гади:
1. Почтада 2018 елның икенче яртысына журналга язылырга. ( Язылу хакы – 312 сум 30 тиен).
2. Квитанциянең күчермәсен редакциягә түбәндәге адрес буенча җибәрергә – 450079 г. Уфа, ул. 50 лет Октября, 13, 6-й этаж.
Квитанцияне безнең электрон почтага да юлларга мөмкин – [email protected]
3. Хатта исем-фамилиягезне, яшегезне, тулы адресыгызны язарга онытмагыз.
Бәйләнеш өчен телефоннар: 8 (347) 272-62-19, 272-98-04.
Конкурс 31нче майга кадәр дәвам итә. Җиңүчеләргә бүләкләрне 1 июньдә – Халыкара балаларны яклау көнендә тапшырачакбыз. Ашыгыгыз, дуслар!
Читайте нас: