Узган атнада Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Мәскәүдә илкүләм әһәмияттәге эшлекле чараларда катнашты. Аларда дәүләт үсешендәге көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде һәм һәр юнәлеш буенча анык эш стратегиясе билгеләнде.
Аерым алганда, 5 апрельдә Башкортстан Башлыгы Русия Федерациясе Дәүләт Советының көндәшлекне үстерүгә булышлык итү буенча төбәкләрнең өстенлекле эшчәнлек юнәлешләренә багышланган утырышында катнашты. Ил башлыгы Владимир Путин рәислегендә үткән утырышта “Көндәшлекне үстерү буенча дәүләт сәясәтендәге төп юнәлешләр турында” Русия Президенты Указында билгеләнгән бурыч-максатларга ирешү юллары, бу җәһәттән хәл итәсе мәсьәләләр үзәккә чыгарылды.
— Гадел көндәшлек икътисади һәм технологик үсеш, илне яңача үсеш баскычына чыгару, барлык өлкәләрдә дә алга атлау өчен төп шарт булып тора, — диде чыгышында Владимир Путин.
Аның белдерүенчә, илдә бу өлкәне хокукый көйләү, гомум алганда, дөньякүләм стандартларга туры килә. Бары тик соңгы елларда гына монополиягә каршы дүрт законнар пакеты кабул ителгән, бүген бишенчесе әзерләнә. Иң мөһим бурыч – хәзер аларны нәтиҗәле эшкә кушу.
Шул ук вакытта, Президент ассызыклавынча, урындагы власть һәрвакытта да әлеге законнарны үтәүгә җаваплы карамый, хәтта аларга буйсынудан баш тарткан очраклар да бар. Бу исә ил икътисадына зыян сала, бюджетта акланмаган чыгымнарның артуына, нәтиҗәсез производстволарны дәртләндереп, сыйфатсыз продукция җитештерүгә китерә. Мондый эшчәнлектән, әлбәттә, тәү чиратта, кулланучылар зыян күрә.
Шуны исәпкә алып, Президент власть органнары эшчәнлегендә көндәшлекне дәртләндерүгә нигезләнгән чаралар күрергә тәкъдим итте. Моның белән бергә ул кече бизнесны һәм социаль юнәлештә эш алып баручы коммерциягә карамаган оешмаларны дәүләт һәм муниципаль заказларны үтәүгә күбрәк җәлеп итү бурычы куйды.
Хәер, бу юнәлештә дәүләт дәрәҗәсендә колачлы эшчәнлек берничә еллар дәвамында алып барыла. Мәсәлән, 2015 елдан төбәкләр Русия Хөкүмәте тарафыннан расланган көндәшлекне үстерү стандартларын тормышка ашыра башлады. Узган елның декабрендә исә власть органнары эшчәнлегендә көндәшлекне үстерүгә булышлык итүне төп өстенлекле юнәлеш итеп билгеләүче указ дөнья күрде. 2018-20 елларга Дәүләт планында исә көндәшлекне үстерү сәясәте тормышка ашырылачак өлкәләр һәм бу эшчәнлектән көтелгән нәтиҗәләр күрсәтелгән.
— Шундый ук тәгаен юнәлеш һәм бурыч-максатларны һәр төбәк өчен билгеләргә кирәк дип уйлыйм. Әлбәттә, биредә һәр төбәкнең мөмкинлекләре һәм үзенчәлекләре исәпкә алынырга тиеш. Шул рәвешле төбәк командалары алдында көндәшлек мохитен булдыру буенча анык күрсәткечләр, шулай ук өстенлекле базарларда шәхси предприятиеләрне, шул исәптән яңа, санлы производстволарны үстерү буенча тәгаен бурыч-максатлар билгеләнәчәк, — диде моңа бәйле Владимир Путин.
Бер үк вакытта Президент төбәк протекционизмына, ягъни урындагы җитештерүчеләр өчен генә өстенлекле шартлар булдыруга юл куюдан сак булырга чакырды. Чөнки бу илнең бердәм икътисади киңлеге принципларына каршы килә һәм көндәшлек турында законны боза.
— Биредә ике нәрсәне һәрвакыт истә тотарга кирәк. Беренчедән, тармакларны, компанияләрне үс-терү буенча барлык чаралар нәтиҗәлелеккә, заманча һәм көндәшлек сәләтенә ия, эчке һәм тышкы базарда зур сорау белән файдаланучы продукция җитештерүгә юнәлтелгән булырга тиеш. Икенчедән, базарны җентекле өйрәнү зарур. Бер төбәктә ниндидер производствоны үстерү икенче төбәктә шушы ук төр продукция җитештереп, уңышлы эшләп килүче предприятиегә зыян салырга тиеш түгел. Монда һәрвакыт балансны саклау, тигез һәм гадел көндәшлек тәэмин итү зарур, — диде ил башлыгы.
Әйтергә кирәк, утырышта бу юнәлештә нәтиҗәле эшчәнлек алып баручы төбәкләр дә билгеләп үтелде. Аерым алганда, Стратегик башлангычлар агентлыгының генеральный директоры Светлана Чупшева, Башкортстанда инвестиция проектлары өлкәсендә технологик һәм бәяләр аудиты механизмының нәтиҗәле эшкә кушылуын сызык өстенә алып, моның 138 миллион сумны экономияләү, электр челтәрләренә тоташканда исә тарифларны 53 процентка кадәр түбәнәйтү мөмкинлеге бирүен билгеләде.
Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашлыгында узган атнада Мәскәүдә һәм Уфада үткән башка эшлекле чараларны да әлеге сөйләшүнең логик дәвамы булды, дөресрәге, алар анда билгеләнгән бурыч-максатларны тормышка ашыруга юнәлтелде дип бәяләргә мөмкин. Аерым алганда, республика җитәкчесе Мәскәүдә булганда ВДНХ күргәзмәләр комплексында үткән Халыкара двига-тельләр эшләү форумында Бер-ләштерелгән двигательләр эшләү корпорациясенең экспозициясен карады. Әлеге форумны да быел ун еллыгын билгеләүче әлеге корпорация оештырган. Күргәзмәгә исә холдинг авиация өлкәсендә иң яңа эшләнмәләрне, шулай ук диңгез һәм коры җир техникасы двигатель-ләрен урнаштырган. Шул рәвешле, экспозициядә корпорациянең барлык эшчәнлек юнәлешләре дә тулы чагылыш тапкан.
Әйтергә кирәк, экспозициядә холдинг составындагы Уфа “ОДК-УМПО” җәмгыяте дә лаеклы чагылыш тапкан. Ул күргәзмәгә АЛ-41Ф-1С двигателе макетын чыгарган. Ул самолетка форсаж файдаланмыйча тавыш тизлегеннән дә көчле тизлек туплау мөмкинлеге бирә. Күргәзмәгә шулай ук РД-33-МК, ПД-14, ВК-2500, ТВ-7-117СТ двигательләре макетлары чыгарылган. Аларны эшләүдә дә Уфа предприятиесе турыдан-туры катнаша.
Башкортстан Башлыгының Мәскәүдәге күргәзмәгә эш сәфәре турыдан-туры көндәшлеккә сәләтле техника һәм технологияләр үрнәкләре белән танышу, аларны арытаба үстерү мәсьәләләре белән бәйле булса, 6 апрельдә Уфада, Республика йортында Рөстәм Хәмитов “Федераль пассажирлар компаниясе” җәмгыятенең генеральный директоры Петр Иванов белән үткәргән очрашуда тимер юл транспортында пассажирлар ташу өлкәсендә сыйфатны һәм көндәшлекне үстерү, моның өчен тиешле шартлар тудыруга бәйле мәсьәләләр үзәккә чыгарылды.
— Башкортстан Төркия юнәлеше ачылуга карамастан, узган елда тимер юл транспортында пассажирлар ташу күләме кимемәгән санаулы төбәкләрнең берсе булып тора. Сезнең төбәктә аннан алдагы елда булган күрсәткечләр тотрыклы сакланып килә. 2016 елда исә без күрсәткечне 3,7 процентка арттырган идек. Кыскасы, төбәктә безнең челтәрдә пассажирлар ташу күләме артуга таба бара. Гомумән, без Башкортстанга көчле туристик кластер буларак карыйбыз. Биредә эшчәнлекне үстерү өчен ныклы җирлек бар, — диде очрашуда Петр Иванов.
Үз чиратында, Рөстәм Хәмитов җәмгыять эшчәнлегенә арытаба да уңышлар юлдаш булуын теләп, пассажирлар агымы артсын өчен тәү чиратта хезмәтләндерү сыйфатын тагы да яхшырту, ягъни көндәшлек мохите булдыру төп шарт булуын аерым сызык өстенә алды.
Заман таләпләренә җавап бирүче, сыйфатлы һәм көндәшлек сәләтенә ия медицина хезмәтләндерүе булдыру мәсьәләләре исә узган атна башында Уфада үткән “Башкортстан Республикасында сәламәтлек саклау атнасы” III Медицина форумында тикшерелде. Бу хакта без үткән саннарда җен-текле язган идек инде. Форум эшенә бәйле шуны гына өстәп әйтәсе килә: медицина өлкәсенә кагылышлы күпсанлы йөкләмәләр арасында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов республиканың йөзек кашы булган шифаханәләрне алар ил, дөньякүләм дәрәҗәдә ял итүчеләрне җәлеп итәрлек заманча үстерү, аларда дәвалау һәм хезмәтләндерү сыйфатын иң югары биеклеккә күтәрү бурычы куйды.
Бер сүз белән, ил Президенты гадел көндәшлекне үстерү буенча билгеләгән бурычлар безнең республикада инде тулы куәтенә тормышка ашырыла. Мәскәүдә үткән утырышта да Башкортстандагы эшчәнлек тәҗрибәсе очраклы гына уңай яктан телгә алынмады. Алга таба да шушы югарылыкта калыйк.