+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
10 апрель 2018, 14:26

Менингиттан ике бала вафат булган

Нефтекама шәһәренең коррекцияләү интернат-мәктәбендә менингиттан бер бала үлгән, дигән хәбәр таралган иде.

Бераздан шәһәрдә шушы коточкыч авырудан ике сабый вафат булуы ачыкланды.

15 һәм 4 яшьлек балаларның үлеменә менингокок инфекциясе гаепле. Әле аларның гәүдәләре экспертизага җибәрелгән.

Әйткәндәй, бу авыру бик мәкерле: кайберәүләрне ике-өч көн югары температурадан интектерә, кайбер очракта чир баланы тәүлек эчендә гүргә кертә.
Читайте нас: