-13 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Общество
10 апрель 2018, 16:58

Бер көндә 15 миллиард доллар югалтканнар

Америка яңа санкцияләр керткәннән соң, Русия олигархлары бер көндә 15 миллиард доллардан артык акчасын югалткан.

Иң зур каза күрүче “Норникель” президенты Владимир Потанин, аның байлыгы – 2,28 миллиард долларга, “Ренова” хуҗасы Виктор Вексельбергныкы – 1,28 миллиард, “Лукойл” башлыгы Вагит Алекперовныкы 1,37 миллиард долларга кимегән.
Русия властьлары санкцияләр кертүне шаккатырлык хәл дип атады һәм әле санкциядән зыян күрүчеләргә ярдәм итү юлларын эзли ди.
Читайте нас в