+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
5 апрель 2018, 16:25

Һәр бала җәмгыятькә яраклашырга тиеш

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов инвалидлар арасында спортны пропагандалаучыларның эшен югары бәяләде.

3 апрельдә Уфаның Конгресс-холл бинасында республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов “Милләт яшьлеге” V Иҗтимагый премиясен тапшыруда катнашкан кунаклар белән очрашты. Чарада Дәүләт думасы депутатлары Рима Баталова, Александр Карелин, Дмитрий Пирог, Федерация Советы әгъзасы Татьяна Лебедева, Русиянең Паралимпия комитеты башкарма комитеты рәисе Павел Рожков, Русиянең атказанган артисты Диана Гурцкая, Халык­ара Ислам бизнесы ассоциациясе президентының киңәшчесе Абдулла Моташгаджиев катнаштылар.
“Милләт яшьлеге” премиясенә дәгъва итүчеләрне ачыклау республикада 2014 елдан алып барыла. Аны Рима Баталова оештырган “Милләт яшьлеге” төбәк иҗтимагый фонды башкара. Бу башлангыч инвалидлар арасында киңкүләм спортны пропагандалауга һәм физик яктан чикле булганнарның югары нәтиҗәләргә ирешүен тәэмин итүгә, аларны һәм тренерларын бүләкләүгә, шулай ук республикада инвалидлар спортын үстерүгә өлеш керткән спонсорларны, меценатларны, журналистларны, бу өлкәдәге партнерларны билгеләүгә һәм бүләкләүгә юнәлтелгән.
– Сез изге эш башкарасыз. Спортка тартылучы инвалид балаларга төрлечә ярдәм күрсәтү зур хөрмәткә лаек. Бу өлкәдә берникадәр нәтиҗәләргә дә ирештек. Ләкин нәтиҗә икенче урында, иң мөһиме – мөмкинлекләре чикле булган сабыйлар җәмгыятьтә үз-үзләрен кирәкле итеп тоя, тормышның ямен күрә башлый. Аларга карап, башкалар да тартыла. Бу безнең җәмгыятьтә изгелек, гаделлек, тормышка дөрес караш булдыруны тәрбияли. Кызганычка каршы, бүгенге базар шартларында мондый төшенчәләр юкка чыгып бара. Ә сез җәмгыятькә яшәү өчен дөрес юнәлеш бирәсез, – диде Рөстәм Хәмитов, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Рима Баталова чыгышында Башкортстанда инвалид балалар спортының үсеше турында сөйләде һәм спортны пропагандалаучыларга, бу өлкәдә төрлечә ярдәм күрсәткәне өчен республика җитәкчелегенә зур рәхмәтләрен белдерде.
Чарада Уфаның Затон бистәсендә спортка әзерлек үзәген төзү турында да сүз булды. Рөстәм Хәмитов үзәкне төзүне финанслау турында сөйләде. Киләсе елга үзәкнең беренче чиратын файдалануга тапшыру күз уңында тотыла.
Республика Башлыгы 2019 елда үтәчәк Халыкара балалар уеннарында катнашачак балалар паралимпия командасын төзү тәкъдиме белән дә чыкты.
– Безгә балалар үзләрен башкалар янында иркен тотсын, нәрсәдәндер чикле итеп тоймасын өчен тырышырга кирәк. Бу башлангыч илнең башка төбәкләре өчен дә, чит илләргә дә кызыклы булачак, – диде ул.
Читайте нас: