+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
4 апрель 2018, 12:07

Лаеклы җиңү белән! «Йөрәгемне балаларга бирәм»

Мартның соңгы көнендә Уфада «Башкортстанның ел укытучысы-2018» конкурсында җиңүчеләр билгеләнде

М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры бинасында төбәкнең төп мәгариф конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына республиканың иң яхшы укытучылары җыелды. Бәйгедә 15 предмет буенча 60тан артык укытучы катнашты. Шуларның 23е —яшь педагоглар. Бу конкурста безнең районнан өч педагог: 2нче Бүздәк урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Н.Г.Хөснетдинова, шул ук мәктәптән башлангыч класслар укытучысы Г.Р.Байтирәкова, 1нче Бүздәк мәктәбеннән башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы А.Р.Таһирова катнаштылар.
Конкурсантлар һәм номинантлар атна буе дәвам иткән сынаулардан тынычланып өлгермәгәннәр иде әле, шуңа да дипломнар, чәчәкләр, котлаулар, бүләкләр һәркем өчен икеләтә тантаналы һәм әһәмиятле булды.
Район этабында җиңү яулаган 2нче Бүздәк мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәфисә Галимҗановна Хөснетдинованың «Башкортстанның ел укытучысы-2018» республика конкурсында «Йөрәгемне балаларга бирәм» номинациясендә җиңүче дип табылуы сөендерә. Туган телне, мәдәниятне, милли традицияләрне саклаган һәм этникара мөнәсәбәтләрне гармонияләгән өчен, ул Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе төбәк җәмәгать оешмасының Мактау грамотасы, Башкортстан Республикасы Татар конгрессының Рәхмәт хаты, «Башкортостан укытыусыһы» журналының Мактау грамотасы белән дә бүләкләнде. Аңа В.А.Сухомлинский исемендәге «Йөрәгемне балаларга бирәм» медале тапшырылды.
Нәфисә Галимҗановнаны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз һәм аңа яңа казанышлар, илһам, кызыклы идеяләр телибез.
Читайте нас: