“Реклама турында”гы законга кертелгән тиешле үзгәрешләрне Русия Президенты Владимир Путин раслаган.
“Торак бинага һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү документларында, шул исәптән андый документларның икенче ягына да реклама урнаштыру рөхсәт ителми”, - диелгән рәсми-хокукый мәгълүмат интернет порталында урнаштырылган документта.
Социаль реклама һәм белешмә мәгълүматларын бастыру гына рөхсәт ителә.