+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
3 апрель 2018, 14:02

Баш мөфти “Мөселман дөньясы-2018” форумында катнаша

5-8 апрельдә Пермь шәһәрендә “Мөселман дөньясы -2018” VIII Төбәкара мөселман мәдәнияте форумы үтәчәк.

“Мөселман дөньясы” форумы – ел саен үткәрелүче зур вакыйга. Ул милләтара һәм этносара мөнәсәбәтләрне көйләүгә, традицион Ислам динен тотучы халыклар мәдәниятен үстерүгә юнәлтелгән.
Чарада Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Пермь өлкәсе губернаторы Максим Решетников, Пермь һәм Кунгур митрополиты Мефодий, Русия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов, нәзарәтләр вәкилләре, урындагы мөселман оешмалары имамнары һәм әгъзалары, хакимиятнең федераль, край һәм муниципаль органнары вәкилләре, тарих, дин, этнография өлкәсе экспертлары катнашачак.
Форум кысаларында “Русиядә Ислам дине: традицияләр һәм хәзерге заман, төбәкләр тәҗрибәсе” дигән фәнни-гамәли конференция, семинарлар һәм “түгәрәк өстәл”ләр узачак.
Читайте нас: