+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
3 апрель 2018, 16:07

Баланың кулы ник сынган?..

Уфаның Совет районындагы балалар бакчасында күңелсез вакыйга булган.

4 яшьлек малайның бакчада вакытта кулы сынган. Аңа тиз арада беренче ярдәм күрсәтелгән, гипс салганнар. Бала үзе бу хәлне: "Тәрбияче мине этеп җибәрде", - дип аңлата. Бакча мөдире исә тәрбияченең монда бер гаебе дә булмавын, малайның абынып егылуын раслый. Совет районы мәгариф бүлегенең хезмәтне саклау буенча белгече Нина Гутина белдерүенчә, комиссия тикшерүе малайның аяк киеменең хәвефсезлек таләпләренә туры килмәвен, аның таушалуын, башы купкан, ачылган булуын ачыклаган. Шул ук вакытта сабыйның әнисе полициягә һәм прокуратурага гариза язган.
Читайте нас: