«Пенза-Нижневартовск» поездына утырып, мин дә кабат Себер тарафларына юл алдым. «Үз өемдә—үз көем», дип уйлап, Себернең кырык беренче салкын кышын каршыларга китеп баруым. Әйе, бу юллар буйлап күпме үтелгән…
Яз җитүгә туган якка кайту теләге белән күп еллар янып яшәдек. Юл буенда чәчкә атып утырган шомырт агачларын саный-саный кайтасың, туган якның һәр куагына карап, куаныч кичерәсең. Шулай үтә торды гомер…
…Уйлап карасаң, вагон тулы кеше, һәркайсының үз язмышы. Шатлыклары, кайгы-хәсрәтләре белән чорналган гомер йомгагын һәркайсы үзе белән йөртә.
Юл йөргәндә мин кешеләр белән аралашып, сөйләшеп барырга яратам, шулай вакыт тиз үтә. Кеше үзе сүз кушмыйча, үзем сүз башларга кыймыйм, ошатмаслар, дип уйлыйм. Әмма тамак ялгап алырга, чәй эчәргә һәрвакыт эндәшәм.
Хәзер поездда йөрүе рәхәт, вагонда тәртип, чиста урын-җир, чәй эчәргә «кипяток» һәрчак әзер. Эчеп, тартып йөрегән «вахтовик» егетләр дә үзгәрде хәзер, теләгән кешене өйрәтеп була икән бит тәртипкә. Матур гына утырып чәйләр эчеп китеп баралар, яшерен генә «мәен» дә салгалыйлар, әмма моны бик яшереп кенә эшлиләр, шунда ук ятып йокларга тырышалар, элекке кебек шап-шоп йөрү, кычкырып сөйләшү, сүгенеп утыручылар юк. Ара-тирә яшь бала елаганы ишетелә, бу инде табигый, була торган хәл, аеруча җәй көне. Каникуллар вакытында балалар белән юлда баручы ата-аналар бигрәк тә күп була. Себер халкы кош балалары сымак бит инде ул. Туган як, дип ашкынып кайтабыз, көз җитүгә тагын үзебез яшәгән төбәккә юнәләбез.
Күрше полкага урнашкан ханым өлкәнрәк яшьтә күренә, ничек кереп ятты, шул көе йоклап килә, бәлки, йокламыйдыр да, болай гына уйланып ятадыр, кеше хәлен белеп була мени… Поезд туктаган тавышка торып утырып, тәрәзәгә карады. Чиләбегә килеп җиттек, дидем. Ул арада булмый, вагон эчендәге халык, гөж килеп, тышка юнәлде, кемдер һава суларга чыкты, кемдер үз станциясенә килеп җиткәндер.
Шәп-шәп атлап, бер яшь егет безнең купега керде, җитезлек белән кулындагы сумкасын өченче катка ыргытты, шул арада тәрәзәдән күз алмый карап торучы тыштагы кызга да кул болгап алырга өлгерде. Шундый ук тизлек белән кыз янына чыгып та йөгерде, шул арада алар бер-берсенең кочагында иделәр инде.
«Менә ул матур яшьлек»,—дип күрше ханым да аларга карап соклануын яшермәде.
Ул арада вагон эче кабат халык белән тулды, яңа пассажирлар өстәлде. Безнең егетебез дә өстәге полкага менеп ятты, яратып йөрегән кызының шушы шәһәрдә укуын, җәйгә өйләнергә сүз куешканлыкларын берничә сүз белән сөйләп бирде. Егетнең минем белән бер шәһәрдә яшәвен, тренер-акробат икәнен белдем. Поезд кузгалды, егетебез бераз тәрәзәгә карап барды да йокыга талды.
Мин чәй эчәргә әзерләндем, күрше ханыма да эндәштем. Үзебез белән алган тәм-томнарны тезеп куеп, чәй эчеп алдык. Чәй янында, әлбәттә, әңгәмә корыла. Әлеге ханым: «Бар иде бит безнең дә матур, яшь чаклар,—дип нәкъ җырдагыча әйтеп куйды да күзләре белән кемнедер эзләгәндәй, еракка төбәлде. Уйлары белән бик еракта иде ул бу вакытта.—Ни арада гомер үткән дә киткән, их, матур яшьлекне кире кайтарып булса икән ул… Әлеге яшьләргә карап, үземнең дә яшь чагым, яратудан очып кына йөргән вакытлар кинәт исемә төште, бәлки, ул чаклар онытылмыйдыр, йөрәкне әрнетеп, оеп кына торадыр». Бу ханымның күңелендә гомер буе тынгылык бирмәгән ниндидер үкенеч ятуын аңладым.
«Себергә чыгып китүемә үкенечле мәхәббәтем сәбәпче булды, отпускага кайткан авылдашларыма ияреп чыгып киттем»,—дип дәвам итте ул. —Мин үскән авыл Уфадан ерак түгел. Үсмер вакыт, безнең ун еллык мәктәпкә күрше авылдагылар 9-10 класска йөреп укыдылар. Шулчак бер егет миңа күз салып йөри башлады. Мәктәпне тәмамлагач, авылда эшкә калдым, читтән торып укырга кердем. Ялгыз әнием— олы яшьтә, ә сеңелем әле бәләкәй иде.
Егетемне армия сафларына алдылар. Элек өч ел хезмәт итәләр иде, ә ул диңгез флотына эләкте, буйга озын булмаса да, бик матур, таза егет иде. Ул чакта флотта 5 ел хезмәт итәләр иде. Хат язышып, бер-беребезгә яхшы мөнәсәбәттә булдык, хатын һәрчак матур сүзләр белән тәмамлар иде. Бер хатын да җавапсыз калдырмадым. Калининградта хезмәт итте, өч елдан соң ерак Көнчыгышка күчәргә булалар. Шул вакытта аңа Уфа аэропорты аша очарга туры килә, ничек булганын төгәл белмим. Әмма ул бер сәгатькә булса да авылга кайтырга форсат таба, әмма үз авылына кайтмый, ә мине күрергә дип килә. Килмәгән булса, бәлки, яхшырак булган булыр иде дә бит…
Авыл магазинына кереп, күчтәнәчләр алырга була. Анда минем ахирәтем эшли ди. Аңардан минем хакта сорашмакчы була.
—Фирүзәң өйдә юк, ул Уфага китте, туена әзерләнеп йөри,—дип шаяртып әйтә сатучы ахирәтем.
Кабатлап берни дә сорап тормый, алган күчтәнәчләрен дә калдырып, урамда үзен көтеп торган машинага утырып кире китә Айдар.
Ул кузгалып китеп, бераз вакыт үткәч, мин үзем дә магазинга барып кердем. Ахирәтем кулына тоткан кәнфит тартмасын да алып куеп өлгермәгән иде әле.
—Бу сиңа дип алынган кәнфит булырга тиеш,—дип минем кулыма тоттырды. —Сдачасын да алып тормады, ут капкандай чыгып йөгерде,—дип сөйләнә-сөйләнә, прилавка өстендә торган үлчәү тарелкасында яткан вак акчаларны учына сыпырып алып, өстәл тартмасына салып куйды. Нәрсә турында сүз барганын аңламыйча, җавап көтеп, ахирәтемә төбәлдем.
— Айдар килеп керде, күземә күренәме дип торам. Сине сорашты. Сине кияүгә чыгарга йөри, дип шаяртмакчы, көнләштермәкче булган идем. Корт чаккандай булды үзен, сизмичә дә калдым, чыгып йөгерде. Машина көтеп торган икән үзен. Аэропортта ниндидер «вынужденный посадка самолета» дип сөйләнде, анысы нәрсәдер. Нәрсә багана кебек каттың, бар ,артыннан йөгер, бәлки, куып җитәрсең. Димәк, егетеңнең яратуы шуның чаклы гына булган, сөйләп беткәнне дә көтми чыгып йөгерде,—дип минем болай да дөрләгән йөрәгемә ялкын өстәде.
Әлеге кебек телефон, такси мөмкинлеге юк заман иде бит. Әлбәттә, мин рейс автобусы белән Уфага юнәлдем, аэропорт бит әле үзе әллә кайда, күпме барырга кирәк. Барып җиттем, күзләрем белән аэропорттагы бар халыкны байкап чыктым, әмма моряк яисә хәрби киемдәге бер кеше дә күренмәде. Айдар, дип кычкыргандай иттем, әмма тавышым үземнән ары китмәде. Барып урнашкач, бәлки, хат язып салыр дип көттем. Хат булмады. Күрше авылга барып, әти-әнисеннән адрес сорап йөрергә оялдым. Заманы икенче иде. Шулай итеп мин бер минут эчендә яшьтән яраткан егетемне дә, бергә уйнап үскән ахирәтемне дә югалттым.
Укуымны тәмамлап, диплом алгач, Себергә чыгып киттем, бер төзелеш оешмасына бухгалтер булып эшкә урнаштым. Еллар үтә торды, яшь тә бара бит инде, хатын-кызның гомерен үзең беләсең. Баласыз торып калмыйм, дип уйлап, үземә бик игътибарлы булган украин егетенә кияүгә чыктым. Ул нефть тармагында эшләде, шунлыктан Төмән өлкәсенең байтак шәһәрләре буйлап йөри торгач, иремне Яңа Уренгойга эшкә җибәрделәр, шунда төпләндек.
Әнием сеңелем карамагында яшәде, күптән гүр иясе инде, авыр туфрагы җиңел булсын. Сеңелем туган нигезне ташламады, ире бик әйбәт, үзебезнең авыл егете, үзенең әти-әнисен дә, безнең әнине дә тигез тәрбияләделәр.
Айдардан шул көенчә ләм-мим, бер хәбәр дә булмады, авылга да бик сирәк кайткан, әти-әнисен соңгы юлга озатырга да кайталмаган, бик күп акча гына салган. Су асты көймәсендә эшли икән, дип искә алалар иде үзен авылдашлар.
Сатучы ахирәтем Зөлфирәне эчәргә сабышты, диделәр. Дус-иш күп бит ул кулда мал барында. Берничә кабат кияүгә чыгып карады, уңмады—өч ирдән өч бала.
Айдар белән бер утырып сөйләшәсе килгән чаклар аз булмады, әмма хәзер соң инде. Үземнең тормыш иптәшем бик яхшы кеше булды. Отпускага әти-әнисе янына барып йөредек, үземне дә ошаттылар, Одессадан иде. Диңгез буенда йөрергә, ял итәргә ярата идек. Шул вакытта әгәр Айдарга кияүгә чыккан булсам тормышым ничек булган булыр иде икән, дигән уйлар күңелгә килә торган иде.
Ирем үлгәнгә дә байтак еллар үтте, яман чир алып китте үзен бу якты дөньядан.
Үзебезнең Башкортстанга кайтып яшәргә иде дә бит, юк инде, ташлап китәлмим—иремнең кабере монда. Ике баламның, оныкларымның туган җире дә—Себер иле…
Зәкирә СИТДЫЙКОВА,
Нижневартовск-Канлы-Төркәй.