+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
2 апрель 2018, 13:01

Бүреләр

Мин бу язмамны Бүздәк районы Ахун авылыннан булган җитмеш бер яшьлек интернет дустым Сәлия Зиннурова сөйләгән хәтирәләргә нигезләнеп яздым.

Аның әнисенә сугыш чорында ике тапкыр бүреләр белән очрашырга туры килә.
Каты җил искәнгә, очып китәргә торган ябык гәүдәле Минкамал апа өстенә өлтерәп торган юп-юка куфайка киеп, төкерсәң, төкерек җиргә тәшеп җитмәстәй кышкы ачы суыкта бәләкәй чанага бер капчык бодай салып, күрше авылга тегермән тарттырырга барган. Эш бетергәнче, караңгы төшә. Юлдашы яп-якты ай булганда, ни йөрәгең түзеп, кунып ятмак кирәк, суык өйдә сабыйлары көтә. Кайтырга чыккан. Ярты юлны узгач, чинашкан тавышлар ишетеп,борылып артына караса, өч бүре шаяра - шаяра аның артыннан ияреп киләләр икән. Минкамал апа кузгалса, алар иярәләр, ә туктаса, тегеләр дә туктап торалар икән. Яшь хатын бик курыккан, салкынны бөтенләй тоймый башлаган, тәне уттай янарга керешкән һәм чананы ташлап китәргә мәҗбүр булган . Бүреләр урыннарыннан кузгалмый гына утыра биргәннәр. Яшь ана адымы саен өйдә калган өч баласының ач булганын исендә тотып, куркуына карамастан, кире борылып, чанасы янына килгән.Үзе, кычкырып-кычкырып, “Ихлас” сүрәсен укыган, яшьләрен коя-коя, туктаусыз Аллаһыга ялварган: .
-Газиз балаларым өчен ярдәмеңнән ташлама, Аллакаем, аларны ялгыз калдырма. Бүреләр, сез миңа иярмәгез, килгән юлыгыздан кире китегез. Мәрхәмәтле булыгыз. Сезнең дә балалар бар бит. Мине ашап күпме кайгы китерәсез.Тимәгез миңа. Ходаем ярдәм кулыңны суз, - диеп сөйләнә торгач, бүреләр хәлен аңлыйлар, тимиләр. Минкамал апа чанасын сөйрәп юлга кузгалган, бүреләр шунда утырып калганнар.
Икенчесе хатирә дә бүреләр турында.
Сугыш вакыты, урман, авылга терәлеп, өскә аварга торса да ягарга утын кисәргә рөхсәт ителмәгән. Минкамал апа кул арасына кергән тугыз яшьлек олы улы Әсгатьне ияртеп, Ишмәкәй авылы янындагы куаклыкка әрем сабакларын чабып алырга киткәннәр. . Фронтавик хатынының кулбашында чалгы булган. Бара торгач, игътибарлы сизгер ана барасы юлларында җиде бүре ятканын күрә. Ул, улын кулыннан җитәкләп, башка якка борып алып китә.Шулай өйләренә әремсез генә әйләнеп кайталар.
-Бүреләр чалгыны мылтык диеп белгәннәрдерме, белмим, әмма минем инәй шулай бүреләр белән очрашып исән калган. Тик йөрәге гомер буе ( мин белгәннән бирле) чирле булды. Быел аның бу дөньядан киткәненә ноябрьдә 29 ел тулды. Минем өчен ул һәрвакыт янымда, -ди Сәлия апа, кухнясында эленеп торган фотосурәтне күрсәтеп. Аның турында күпме сөйләсәң дә сөйләп бетереп булмый, инәй безгә бар гомерен багышлаган . 35 яшьтэн әтиемнән калып, безне үстергән.(Әтәй сугыштан исән кайта, без өч бала сугыштан соң туганбыз). Аллага шөкер, беребез дә югалмыйча үскәнбез , һәркайсыбыз үз юлын тапкан . Инәйнең теләге тормышка ашкан. Әтием үлгән чагында:
- Балаларны приютка тапшыр да үзең кияүгә чык, - диеп, әйтеп калдырган. Инәем нәрсә күрсәм дә балаларым белән бергә күрермен диеп уйлады, без диеп яшәде. Шуның өчен мин гомерем буе бурычлымын инәемә. Инәем кулында алты бала үстек. Ишле булсак та ул безне үстерде, гел авыр эшләрдә эшләде. Кузәйдә элек кирпич сукканнар. Инәем, шунда көне буе эшләп, безгә ашарга 200 грамм ипи, я булмаса 200 грамм он алып кайткан. Без шуны көне буе көткәнбез . Менә шуларны уйлыйм да елыйм. Хәзер бөтен нәрсә бар, ә инәем юк. Ул дөнья рәхәтен күрә алмады. Әгәр кулымнан килсә, мин әтәй-инәйләрне терелтеп, бүгенге табыннарны күрсәтер идем,- ди Сәлия апа.-Иң куанычлысы өебез җылы, пенсияне өйгә китереп бирәләр. Алар таяк өчен эшләп йөрделәр. Кибетләребез бай, илебез тыныч.

Сания Шәрипова.
Читайте нас: