+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
30 март 2018, 13:42

Осталыклары сокландырды

Әмир авылында халык театры оешканга быел ноябрьдә 50 ел була.

Сәхнәдә хәзер шул чор үзешчән артистларының балалары уйный. Режиссер Альберт Хәбибовның әтисе мәрхүм Әгъләм Мәхмүтович драма түгәрәгенә беренче булып авыл үзешчәннәрен җыя. Авылының, районның абруйлы кешесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре иде ул.
Күптән түгел Каран мәдәният йортында Әмир халык театры Аяз Гыйлаҗевның "Яра" драмасын сәхнәгә куйды. Драмада сугыштан соңгы елларда авылда барган вакыйгалар сурәтләнә. Дәһшәтле сугыш чорында һәм аннан соңгы елларда халкыбыз өстенә килгән олы афәтне чагылдырган бу әсәрдә сүз кешеләрнең тән җәрәхәтләре һәм анысыннан да көчлерәк булган күңел яралары хакында. Драмада сугышта балаларын югалткан әти-әниләрнең, тол калган хатыннарның, егетләрен көтеп алалмаган кызларның, ачлык-ялангачлык кичергән бала-чаганың ачы язмышы тасвирлана. Коточкыч сугыш танымаслык хәлгә китереп, шәүләгә әйләндергән, ә шулай да исән калып, туган җиренә әйләнеп кайта алган солдатны әти-әнисенең танымавы – җәмгыятьнең олы фаҗигасе ул.
Улы Габдулланың фронттан исән кайтуын Алладан сорап, Зөләйханың намаз укуы белән башланып китә драма. Бу рольне, хаклы ялда булса да, хәзерге көндә китапханәче булып эшләүче, авылыбыз Уранда туып, Әмирдә яшәүче Зөһрә Аскарова оста башкарды.
Зөләйха белән Сөләйман дүрт улларын сугышка озатканнар һәм өчесеннән «кара кәгазь» алганнар, җиңү яуланганга 7 ел үтүгә карамастан, кечесенең кайтуын өмет белән көтәләр. Сөләйманны Рамил Мансуров уйнады. Кырык елга якын сәхнәдә бер-берсенә бөтенләй охшамаган образлар тудырган Рамилне халык яратып, алкышлап каршы алды. Дошман җиңелде, дип күкрәк какмый, мин җиңелдем, нәселем өзелде, дип үртәлә ул. Шәкүр (Филүс Галимов) белән Җамал (Зәбидә Хәлиуллина) гаиләсендә дә ачы кайгы –улларын Япон шпионы булуда гаепләп, әти кешене кулга алалар. Тома сукыр Җамал улының исән калуына гына да шат.
Беркем, хәтта ата-анасы да танымас дәрәҗәгә җитеп танкта янган, ничәмә операцияләр кичергән кулсыз Габдулла (Филүс Галимов) өйләренә кайтып керә. Сөйгәне Зәйтүнә (Эльза Хәбибова) яратмаган кешесе Кәримҗанда (Альберт Хәбибовта) кияүдә, бәби көтә. Драманың азагында Зәйтүнә баласы белән Габдулла янында кала. Моның белән ул көчләп яраттырып булмаганны исбатлый, сөйгәнендә яшәүгә өмет уята, Кәримҗанны киләчәктә тиңен табачагына ышандыра.
Хәбибовлар—Әмир авылында үрнәкле гаиләләрнең берсе. Зур кызлары Туймазы медицина колледжында, кечесе мәктәптә уңышлы укып, әти- әниләрен шатландыралар. Өйдә ныклы күз-колак— Наҗия апа. Ихата тулы кош-корт, умарта, техника. Эльза—мәдәният хезмәткәре, Альберт— туганнан бирле сәхнәдә үскән егет, аңлашып яшиләр.
“Яра”да үз мәнфәгатен кайгыртучанрак образлар—Мөхәммәт һәм Сафура бар. Бу рольләрне җиденче дистәне ваклый башлаган матур пар—Флүр һәм Зөлфирә Мансуровлар уйнады. Бу тату гаилә— күпләрнең, шул исәптән минем дә кумирым. Алар икесе дә укытучы булып эшләп, пенсиягә чыктылар, тәрбияләп үстергән өч уллары һәм бер кызлары бик матур яшиләр. Драманы карарга Мансуровларның балалары белән бергә оныклары да килгән иде. Алма төшәрлек тә урын булмаган Мәдәният йорты тамашачысы ихласлык һәм зур осталык белән уйналган бу драманы яратып, күңеле тулып кабул итте. Шул заман өчен хас декорация: чигелгән- сугылган җәймә җәелгән сәке, пәрдәләр, эленгән сөлге, кулдан ясалган элекке урындыклар, җиз самовар, куыклы лампа, мич, йорт каршындагы чатлы багана... Артык бер әйбер дә юк. Декоратор—Альберт Хәбибов. Артистларның костюмнары бик уйланып эшләнгән һәм үзләренә бик килешеп тора. Аны Филүснең тормыш иптәше Гөлия Галимова тәкъдим иткән. Ул суфлер ролен дә башкарды. Галимовлар—сәхнәдә байтактан үз кешеләр, аларны авылдашлары хөрмәт итә.
Әмир үзешчәннәренә арытабан да иҗади уңышлар телибез, яңа тамашалар көтеп калабыз.
Читайте нас: